Үз юлыңны табу өчен

Тормышта нәрсәгәдер ирешер өчен табыш китерерлек хәерле эшең булырга тиеш. Әмма арабызда үзенә ошаган һөнәрне, үз күңеленә яткан эшне таба алмыйча, төшенкелеккә бирелүчеләр дә, ялкаулыктан котыла алмаучылар да юк түгел.

Кайберәүләр бу тормышта үзен табалмыйча интегә. Андыйлар әле бер эшкә урнашып карый, әле икенчесенә, ләкин берсен дә ошатмаганлыктан. озак тоткарланмыйлар. Шулай берничә җирдә эшләп карап, күңеленә ятканын тапмагач, төшенкелеккә бирелә һәм өйдә ята башлый.

«Үз эшемне тапмадым әле», – дип бернәрсә эшләмичә, ата-анасы җилкәсендә өйдә эшсез ятучылар бихисап.

Әмма эш эзләү өчен үзең бернинди сәбәп кылмыйча, диванда төрле видеолар, телевизор карап аунап ятып кына үзеңне табып булмый шул. Үз һөнәреңне, үзеңә ошаган кәсепне бер-ике омтылыш ясап кына түгел, ә тапканчыга хәтле тырышып эзләргә кирәк. Безнең халыкта шундый әйтем бар бит: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар». Төзелешкә барып эшләп кара, ошамаса, машина йөртергә өйрән, кулыңнан анысы да килмәсә, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлеген эзлә. Беренче, икенче яки унынчы омтылыштан булмаса, егерменчесендә, барыбер, үзеңнекен табарсын. Әмма бернәрсәне онытма: күп акча эшләүчеләрдән көнләшеп, кеше тикшереп, аларны сүгеп, ә үзеңнең ярлылыгыңнан зарланып кына тормыш барып чыкмый ул. Эшле һәм акчалы булу өчен, иң мөһиме, Аллаһка тәвәккәл итеп, үзеңә тиешле сәбәпләрен кылу зарур. Чөнки Аллаһка тәвәкәллек ул – сәбәп, эш аша гына, бу хакта Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәллек кылсагыз, кошларны ризыкландырган кебек, Ул сезне ризыкландырыр. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар», – дигән 📚(Тирмизи риваяте).

Карагыз бу хәдис безне эшләргә, тик тормаска, сәбәп кылырга өнди, кошлардан үрнәк алырга куша. Кошлар хәтта кышкы суыкларда да: «Бүген ризык булмас инде, бик салкын, карлы-буранлы көн, оямда гына калыйм», – дип тик ятмый. Алар очып чыгып китәләр, бер агачка куна, икенчесенә куна, җиргә төшеп карый һәм, ахыр чиктә, ниндидер ризык таба. Я җимлек куйган булалар, я берәрсе паласын кага, анда ипи валчыгы коела, шуны ашый яки берәр агачта кипкән җимеш таба, ояларына тулы карын белән кайтып керәләр.

Безгә дә бу хәдис, иң беренче, Аллаһтан ярдәм сорап, дога кылып Раббыбызга тәвәккәллек кылып эш, кәсеп эзләргә өнди. Ахыр чиктә, барыбер тук булып акчалы кайтырсың, ди. Тик кенә бер урында гына торырга ярамый, һәрвакыт хәрәкәттә булырга куша. Бездә шундый мәкаль дә бар бит: «Хәрәкәттә – бәрәкәт». Нәрсәдер гел эшләп, эзләнеп торсаң, ахыр чиктә, нәрсә булса да килеп чыга.

Аллаһ тәгалә кешеләрнең һәрберсен ниндидер бер үзенчәлек белән бар иткән. Шул сәләтебезне безгә эзләп таба белергә генә кирәк. «Минән юк инде, булмый», – дип кул кушырып, өйдә берни эшләмичә ятсак, бернәрсә дә өйрәнеп булмаячак. Эш белән тормышны бергә бәйләп алып баруны максат итеп куеп, Аллаһка тәвәккәләп, Аннан ярдәм сорасак, сәбәбен кылып карасак, ахыр чиктә, барыбер уңышка ирешәчәкбез – күңелебезгә ошаган хәерле эшле булачакбыз, Аллаһ теләсә.

«Ниса» сүрәсенең 81нче аятендә «Аллаһка эшеңне тапшыр. Аллаһ ярдәмче буларак (сиңа) җитә» диелгән, шуны онытмыйк .

Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam