Үзгәрергә беркайчан да соң түгел…

«Эшлим дә эшлим, акча барыбер җитми, бер нәрсәгә дә өлгерә алмыйм, вакытның бер бәракәте дә калмады». Таныш уйлар, таныш сүзләр, шулаймы?   

Шул рәвешле фикер йөртүчеләргә, бер киңәш бирер идем: «Зарланганчы, бәлки, үзеңә үзгәрергә кирәктер?». Әгәр дә тормыш уңайлылыгы өчен нәрсәнедер эшләп тә, теләгән нәтиҗәгә ирешмәсәң, һаман шул бер үк гамәлне кылып, кирәкле нәтиҗәгә ирешеп булмаячагын аңлау мөһим.

Әйдәгез, акча җитешмәүнең, бәракәт булмауның сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк. Эшләп эшләп тә акча җитми икән, димәк, тапкан малыңның бәракәте юк, дигән сүз. Моның сәбәбе кәсепнең харамлыгында булырга мөмкин яки кәсеп хәләл булса да, эшләп тапкан байлыкның дөрес юлда тотылмавы бар. Вакыт җитми дибез, ә ул вакытыңда игелек өчен урын бармы соң? Малың бәракәтле булсын өчен зәкәт бирәсеңме? Садакаларны аз-азлап  булса да даими рәвештә биреп барасыңмы? Харам нәрсәләр сатып алмыйсыңмы? Гөнаһлы гамәлләргә тотмыйсыңмы акчаңны? Вакытта бәракәт булсын өчен тәүлегеңдә биш вакыт намазга урын бармы? Вакытың бар нәрсәгә җитсен өчен Раббыңның сүзләрен укырга, Коръән аятьләре турында фикерләргә вакыт табасыңмы? Яхшы яшәү серләрен дә, тормышта ничек бәракәт табарга икәнлеген дә, нәрсәнең –  хәләл, нәрсәнең харам икәнен дә  шул Коръәнне укып беләбез бит инде.

«Намазга да басар идем, Коръән дә укый башлар идем, ләкин гөнаһ-хаталарым бик күп, оялам. Шундый күп гөнаһлардан соң бер дә кичерелмәм кебек тоела», диючеләр дә очрый. Монысы инде шайтан вәсвәсе. Чөнки Раббыбыз әйтә: «Көннең ике тарафында намазларыңны укы, (ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен — ахшам, йәстү намазларын укы) Дөреслектә, игелекләр, әлбәттә, явызлыкларны бетерерләр, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь-нәсыйхәттер» («Һуд» сүрәсе, 114нче аять). Раббыбыз намаз укырга әмер итә, чөнки намаз – иң зур игелекләрнең берсе. Игелекле гамәлләр кылу гөнаһлы гамәлләрнең гафу ителүенә дә сәбәп булып тора. Нинди генә явызлыклар кылган булсак та, әгәр җаныбыз тәнебездән чыкмаган икән, әле үзгәрергә соң түгел. Кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһыдан гафу сорап иманга килсәк, намазларга басып башка төрле хәерле гамәлләр кыла башласак, кылган начарлыкларны игелеккә алыштырмын, ди Раббыбыз. Ягъни, намазга басканчы кылган гөнаһларны гафу итәрмен ди: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды. Берәү тәүбә итеп изге гамәлләр кылса, ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһка кайтыр» («Фуркан» сүрәсе , 70нче, 71нче аятьләр).

Шуңа да үзгәрүдән курыкмыйк, чынлап торып Аллаһының сүзләренә ышаныйк, кешеләр сүзенә  карамыйк, кеше һәрчак сөйлиячәк. «Гомер буе эчеп, урлап, зина кылып йөрде дә хәзер – мәчет юлында,  намаз укыган була, нинди чистарыну булсын инде аңа», –  дип хөкем дә чыгарып куячаклар. Әмма Аллаһы тәгалә кичерәм, гафу итәм, ди. Мескен адәм баласы Аллаһы исеменнән Ул кичерми, дип сөйләп күкрәк кага. Аллаһы һидәяткә күндерсен андыйларны. Кеше гөнаһлары өчен үкенеп, башкача ул начарлыкка бармый икән, аның өчен шатланырга, ярдәм кулы сузарга, намаз укырга, тәһарәт алу тәртипләрен өйрәтергә, нинди догалар ятларга кирәклеген күрсәтергә кирәк. Борын чөеп йөрергә кирәк түгел. «Бу кешене кичерә, ә монысын гафу итми», – дип әйтүдән сакланыйк. Бу – бары Аллаһы эше, ә безнең эш түгел. Кешенең үзгәрергә, иманга килергә, намазга басарга теләге бар икән, аның өчен шатланыыйк, ярдәмгә  килергә омтылыйк.

Иманга килеп, намазга басып, хәләлне харамнан аерып, Коръән хөкемнәре белән яши башласак, һичшиксез, Раббыбыз малыбызга да, тормышыбызга да бәракәтен бирәчәк, муллыкта яшәтәчәк. Ул әйтте: «Кем дә кем – ир кеше яки хатын-кыз булсын – Аллаһыга иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормышта яшәтәчәкбез, һәм әҗерләрен кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз («Нәхел» сүрәсе, 97нче аять). Әмма моның өчен яхшы якка үзгәрүдән курыкмаска кирәк. Үзебезне үзебез үзгәртмичә торып, Раббыбыз безнең тормышыбызны үзгәртмәячәк. «Дөреслектә, Аллаһы бер кавемне дә (халыкны, җирлекне) үзгәртмәс – ул халык үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы» («Рәгыд» сүрәсе, 11нче аять).

Менә шуларны истә тотып, башкалардан игелек көтеп тормыйча, яхшы якка үзгәрүне иң беренче үзебездән башлыйк.