Сабырлыкка ирешү юллары

Күп очракта кеше белән нинди дә булса авырлыклар, борчу-мәшәкатьләр була калса, ул: «Нигә минем белән мондый хәл булды соң әле, нигә шулай, нигә болай…», — дип сыкрана, зарлана.

Күп кешеләр сагыш-борчу, авырлыкларның ни сәбәпле килгәнен аңламыйлар, белмиләр һәм шуның аркасында хәсрәт төбенә төшүләрен дәвам итәләр.

Ә бит Аллаһтан һәм Аның илчесеннән (Аллаһның аңа салаватлары һәм сәламнәре булсын) хәбәр ителгән сүзләргә колак салса, ул шушы борчу-сагышын җиңеллеккә, күңел тынычлыгына әйләндерә алыр иде.

Шушы бик тә актуаль мәсьәләне күздә тотып, игътибарыгызга Раил хәзрәт Фәйзрахмановның «САБЫРЛЫККА ИРЕШҮ ЮЛЛАРЫ» исемле дәресләр циклын башлап җибәрдек.

Без hич шикләнмибез, шушы дәресләр белән танышкан кеше үзенең тормышында очраган проблемаларга икенче күзлектән караячак, нәтиҗә ясаячак.

Аллаһ Тәгалә барыбызга да файдалы гыйлемнәр бирсен! Әмин!

Бу дәресләрне безнең Ю-Туб каналында да карый аласыз, ин шәә Аллаһ.

 

1. Бу – Аллаһның тәкъдире.

 

 

 

2. Бәла-казалар гөнаһ сәбәпле төшә

 

 

 

3. Гафу итүчән булу.

 

 

 

4. Пәйгамбәребезне ﷺ үрнәк итеп алу.

 

 

 

5. Аллаһ Тәгалә сабыр итүчеләр белән.