Яхшылыкта игътибар ителгән икенче сыйфат икамәтүс-саләттер. (Ул) намазны торгызу мәгънәсендә булса да, намаз укудан хасрак вә артыграк бер дәрәҗәдер. Бер нәрсәне торгызу вә аякка бастыру (дип) – ул нәрсәне камилләүгә вә кирәкле рәвешенчә җитештерүгә әйтеләдер. Намазны торгызу ике төрле әдәб белән хасыйл була. Беренчесе: тышкы әдәбе – ваҗибәт вә сөннәтләре. Бу кыйсыменә намазның гәүдәсе вә күренеше димәк мөмкин.
Икенчесе : яшеренке әдәб вә намазның рухыдыр. Бу хошугъ калеб вә хашиятүллаһтыр, ягъни Аллаһ хозурында куркып, күңелне сындырып түбәнлек хәлендә тотудыр.
Кыскачасы, бәндә үзенең Раббысы вә чын Мәүләсе булган Аллаһ хозурында тора, вә Аңа мөнәҗәт кыла ,вә кирәген сорый диюне аңлатадыр.
Шул рәвештә булган намаз – торгызылган намаз, вә бәндәнең сәгадәте вә әхляки тәрбиясе өчен файдалы булган, вә Аллаһ тарафыннан боерылган ,вә расүлүллаһ, салләллаһү галәйһи вә сәлләм, тарафыннан өйрәтелгән намаздыр.
Сахәбәләр, радыяллаһү ганһүм, расүлүллаһ, салләллаһү галәйһи вә сәлләм ,белән бергә вә аның өйрәтүе буенча укыган намазлары мәзкүр рәвештә булган намазлардыр. Алар мәчеттә (фарыз) намазга хәтле вә аннан соң укылган нәфел намазлары белән, вә (фарыз)намаздан соң (булган) тәсбих, вә тәһлил, вә тиләвәте белән рәсем вә гадәт итеп юанмаганнар, бәлки фарыз булган намазны тиешле вакытында, тиешле рәвешендә җәмәгать белән бөтен тән вә җаннары, калиб вә калебләре белән Аллаһка юнәлеп, йөрәкләре янып, күзләреннән яшьләре агып, бөтен әгъзалары тетрәп, калтырап рәхмәтле (булып) Аллаһка сыгынганнар, ялварганнар, теләнгәннәр. Шул рәвешле намазларын үтәп, калебләрендә иман нурын арттырганнар, вә гыйбадәт ләззәтен татыганнар, вә ислам мәхәббәтен урнаштырганнар.
Аллаһ Тәгаләнең (إِنَّ الصَّلاةَ تَنهىٰ عَنِ الفَحشاءِ وَالمُنكَرِ ) дигән мөбәрәк сүзенең сере вә хикмәте аларга бик яхшы беленгән. Бәс һәр мөэмингә үзәра шул рәвештә намаз кылмак тиешледер. Намазны Аллаһка гыйбадәт кылу, бәндәлек вә түбәнлек күрсәтү, калебне дөресләү вә пакълау, вә әхлякне төзәйтү дип белмәк тиешледер.
Әгәр бу мәгънәләрне уйламый, шул хәлләр өчен тырышмый, бары “муенга йөкләнгән, укымый хәл юк” – дип укылса, сер вә хикмәтен уйламаенча, ялгыз гадәт буенча гына үтәленсә, никадәр тәсбихләр вә тиләвәтләр ияртелсә дә, бер дәрәҗә бурыч түләү табылса да, чын-чын намаздан көтелгән файдалары вә шәригать көткән хикмәтләре хасыйл булмас. Намаз укыганчы әввәлге хәләт белән намаздан соң булган хәләт арасында калеб өчен күп аерма булмас. Ялгыз бер гимнастика булып калыр. Аллаһүмма йә Рахим йә Латыйф…
(Г.Баруди, “Бәкара” сүрәсенең 3-нче аяте тәфсиреннән, “Әд-Дин вәл-Әдәб”, 1906, 7 сан)