Нәсихәт 4

Пәйгамбәребез: “Раббының ризалыгы – әти-әни ризалыгы белән, ачуы аларның ачулары белән килер”,- диде (“Сахих”).

“Мәгыйшәт(тормыш) вә дөнья көтүнең нигезе — ахырын уйлап эшләү вә икътисад(экономия). Хатын, никадәр камиллек иясе булса да, ахырын уйлап эшләмәсә вә икътисадны булдырмаса, гаиләнең киләчәге “бәла” вә “бәхетсезлек”тән имин булмас.

Хатынның зиннәтләнү кирәк-яраклары арту белән, хакыйкый кыйммәте кими вә төшәдер. Шуның өчен бер тиен генә булса да урынсызга тотылмаска тиеш.”

Риза Фәхретдин. 1916 ел.