Мөхәррәм аенда ураза тоту фазыйләте

📌 Мөхәррәм аенда ураза тотуның фазыйләте

Кардәшләрем, менә Зөлхиҗҗә ае тәмамланып, Мөхәррәм аена да кердек. Бу айда ураза тоту бик хәерле гамәлләрдән санала, аның турында безгә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме вә салаватлары булсын) әйткән:

«Рамазаннан кала ураза тоту өчен иң хәерле ай — мөхәррәм ае». (Мөслим риваяте, 2755).

Әлеге хәдистән күренгәнчә, бу айда мөселманнарга нәфел уразасы тоту хәерле. Шулай булгач, без дә мөмкин булганча күбрәк ураза тотарга тырышыйк.