Шәһәдәт кәлимәсенең кыскача мәгънәсе.

Ислам диненең беренче әркәне булып, шәһәдәт кәлимәсе тора: “Әшһәдү ән лә иләһә илләЛлаһ, вә әннә Мөхәммәд расүллаһ”.

Ул Ислам диненең нигезе, калган әркәннәр аңа нигезләнә. Әгәр шушы нигез сәламәт, нык икән, калган гамәлләр төзек, дөрес һәм кабуллардан булыр, аны әйткән кешегә файда китерәчәк. Ә инде нигезе зәгыйф икән, димәк, калган гамәлләр дә бозык һәм файдасыз. Ул кеше кыямәт көнендә дә, бу дөньяда да кайгы-хәсрәттә булыр.

Шушы нигезебезнең дөрес, төзек, нык булуын теләсәк, аның мәгънәсен аңларга һәм тормышыбызны шул нигездә корырга тиешбез. Хаталы салынган нигез тотрыклы түгел, көннәрдән бер көнне ул ишелергә мөмкин. Гадәти ятлау белән әйтелгән әркәннең дә файдасы юк.

Аның мәгънәсе түбәннән гыйбарәт.

Ләә иләһә илләЛлаһ – Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһ юк. Иләһ – ул табыну объекты. Һәр кеше нәрсәгә булса да табына, гыйбадәт кыла. Раббыбыз безне шуның өчен дөньяга китергән. “Заррият” сүрәсенең 56 аятендә Ул болай ди: “Мин кешеләрне вә җеннәрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”.

Бу аять һәр кешенең кемгә яки нәрсәгәдер гыйбадәт кылуына дәлил булып тора. Ләкин без бер Аллаһны гына хакыйкый Иләһ дип танып, Аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш.

Шушы шәһәдәт кәлимәсен әйткәч, калебебезне Аллаһ белән генә бәйләп яшәргә бурычлы. Бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга, Аннан гына сорарга, Аннан гына куркырга, бары тик Аллаһтан гына өмет итеп яшәргә, калган иләһләрдән ерак булып, ялган, кеше уйлап чыгарган иләһләргә табынмыйча яшәргә тиешбез.

“Аллаһ – хакыйкатьнең үзе. Аннан башка иләһ дип табына торган нәрсәләр – ялганның үзе.” (“Хаҗ”, 62).

Мөхәммәд расүллаһ – Мөхәммәд пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа рәхмәте вә сәламе булсын) хак расүл дип тану, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хак илчесе дип шәһитлек бирү. Шул сүзләрне әйткән кеше Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте вә сәламе булсын) әмер иткән нәрсәләрне эшләргә, гөнаһ дип әйткән гамәлләрдән ерак булырга, ул әйткән сүзләргә ышанырга тиеш. Гыйбадәтне дә пәйгамбәребез өйрәтеп калдырганча кылырга кирәк.

“Пәйгамбәр сезне нәрсәдән тыйса—тыелыгыз, вә нәрсәне сезгә китерсә—кабул итеп алыгыз!” (“Хәшер”, 7).