Көн насыйхәте

Пәйгамбәребез: “Сәдаканы үзеңнән башла, аннан артса, гаиләңә бир, аннан артса, якыннарыңа бир. Якыннарыңнан да артса, шул рәвештә сәдака бирүеңне дәвам ит”, – диде (Мөслим риваяте).

“Байлыкны тоту хакында пәйгамбәр тарафыннан өйрәтелгән ошбу кагыйдә, бик күркәм бер ысулдыр. Үзе фәкыйрь, балалары ач була торып, кулына төшкән малны башкаларга тоту, яки балаларының маңгай тирләре белән табылган ризыклыкны фәкать бер “афәрин” ишетер вә яки “юмарт” исеме алыр өчен читләргә бирү ахмаклыктыр. Шулай ук, кешеләргә бурычы була торып, киенеп-ясанып йөрү, хатын вә балаларын бизәндерү, йорт-җир вә җиһаз төзү, табын-табын халык җыеп сыйлау хәстәрсезлек вә ошбу хәдис шәриф өйрәткән ысулның киресе белән гамәл кылучылык булыр. “Сәдаканы үзеңнән башла” дигән сүзне “иң элек үзеңне бурычтан һәм җаваплылыктан котылдыр” дип аңларга тиешле”