Җиденче дәрес: Гаиләнең дөньясын һәм ахыйрәтен кайгырту.

Аллаһыга һәм ахыйрәт тормышына иман китергән мөселман, бу дөньяның вакытлыча булуын һәм сизелми дә тиз үтеп китүен белә. Дөньяда күпме генә яшәсәң дә беркөнне китәсең, кемне генә яратсаң да аның белән аерыласың, күпме генә байлык җыйсаң да, барысын да җир өстендә калдырасың. Аллаһы Тәгалә: “Сездә булган бетәчәк, Аллаһыда булган мәңгелек”, – диде (“Нәхел”, 96).

Гаиләсен чыннан да яратучы мөселман якыннарының дөньясын гына түгел, мәңгелек тормышларын да кайгыртырга тиеш.

Әгәр хуҗа хатын-балаларын бу дөньяда оҗмаһ бакчасында яшәтеп, алар өчен яхшы йорт төзеп, яхшы атта йөртеп, затлы ризыклар ашатып, кыямәттә аларны ярык тагарак янында калдырса, кайсысы аңа рәхмәт әйтер? Кылган гөнаһлары өчен Аллаһ балаларга утка керергә кушса, шулвакыт, алар әтиләренә карарлар һәм: “Әнә ул безне тәрбия кылмады, безне дингә өндәмәде. Кыямәт җитәчәк, Раббы карышна басу булачак, – димәде”, – диярләр. Шунда, бичара ата: “Мин сезнең өчен көн-төн хезмәт иттем”, – дип аклана алырмы? Әлбәттә, юк. Якыныңны өч көнлек дөньяда яхшы яшәтеп тә, ахыйрәттә мәңге газапка дучар итсәң, ничек яхшы ир, яхшы ата булырсың?

Әби-бабаларыбыз үз балаларына бәлки без биргән кебек уңайлыклар бирә алмаганнардыр. Алар без яшәгән йортларны күрмәделәр, без йөргән атларда йөрмәделәр, без ашаган ризыкларны ашамадылар, бала-оныкларын чит илләргә йөртә алмадылар. Диңгез буйларында ял иттермәделәр. Көчләреннән килгәнчә, хәләл кәсеп кылдылар, бура-бурап йорт күтәрделәр, кышка утынын хәстәрләделәр.

Әмма, алар балаларына дини тәрбия биреп, аларны дөньяда һәм ахыйрәттә бәхетле итәргә тырыштылар. Дөньяны биреп тә, ахыйрәт нигъмәтеннән мәхрүм калсалар, балалары рәхмәт әйтмәсен яхшы белделәр.

Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, иман китергән кешеләр! Үзегезне һәм гаиләләрегезне ут газабыннан саклагыз, аның утыны кешеләр һәм ташлар булыр” (“Тәхрим”, 6).

Аллаһ – Рәхимле, Ул безне Үз газабыннан Үзе кисәтә, үзебезгә сакланырга, якыннарыбызны да сакларга чакыра.

Әлбәттә, Аллаһының ачуыннан һәм газабыннан котулының бер генә юлы бар: Аңа иман китереп, Аның әмерләренә буйсыну, хәрамнарыннан тыелу.

Әлеге аятьләр иңгәч, Гомәр ибн Хаттаб пәйгамбәребездән: “Йә, Аллаһының илчесе, үзебезне сакларбыз да, әмма гаиләләребезне ничек сакларга?” – дип сорады.
Пәйгамбәребез аңа: “Аларны Аллаһ сезгә тыйган нәрсәләрдән тыегыз. Аларга Аллаһ сезгә әмер иткән нәрсәләрне әмер итегез. Бу алар белән ут арасында калкан булыр”, – диде.

Иманлы гаиләдә ир хатынын, хатын ирен изгелеккә өндәп, Аллаһының рәхмәтенә һәм җәннәтенә якынайтырга тырыша.

Пәйгамбәребез: “Аллаһының рәхмәте булсын шул иргә, кем төнлә белән йокысыннан торып намаз укый һәм хатынын да уята. Әгәр хатыны торырга теләмәсә, йөзенә су тамчыларын сибә. Аллаһының рәхмәте булсын шул хатынга, кем төнлә белән йокысыннан торып намаз укый һәм ирен дә уята. Әгәр ире торырга теләмәсә, йөзенә су тамчыларын сибә”, – диде.

Дөньяда иман юлында булган, иман белән ахыйрәткә күчкән ир һәм хатын, Аллаһының рәхмәте белән җәннәт бакчаларында янә очрашып, гаилә тормышларын шунда дәвам итәчәкләр.