Намазыңы вакытында укы!

Cоңгы вакытта намаз укучы кардәшләребезнең артканнан-арта баруы, халкыбызның дингә тартылуы бик сөенечле хәл. Намаз – динебезнең терәге һәм иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең берсе, Ислам диненең икенче әркәне булып тора. Кыямәт көнендә дә иң беренчеләрдән булып намаз өчен хисап алыначак бездән. Аллаһ Тәгалә Коръәннең  бик күп аятьләрендә безне намаз укырга чакыра, менә шуларның берсе: “Намазларны үтәгез, зәкят садакасы  бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз” (“Бәкара” сүрәсе, 43нче аять).

Намаз уку беркайчан  да өстебездән төшми. Балигълык яшенә җиткән, үз акылында булган һәр мөселманга намаз уку фарыз. Укымаса, андый кеше  зур гөнаһлы булачак.

Әйе, намаз, без нинди генә хәлдә һәм халәттә булсак та, кылынырга тиешеле гыйбадәт. Кайбер гыйбадәтләрне, вакытында булдыра алмасак, кичектереп тора алабыз яки аны үтәү бурычы тулысынча өстебездән төшә. Мәсәлән, байлыгыбыз микъдары нисабка тулмый икән, безгә зәкят бирү фарыз булмый, ягъни зәкят бирү бурычы өстебездән төшә. Хаҗ кылу өчен дә акчабыз җитәрлек түгел яки сәламәтлегебез сәбәпле анда бара алмыйбыз икән, әлеге бурыч та, шулай ук,  безнең өстән төшә. Рамазан аенда сәфәрдә булабыз икән, сәфәрдән кайтканчыга хәтле ураза тотуны кичектереп тора алабыз. Шулай ук, авырып китсәк, сәламәтләнгәнчегә кадәр  ураза тотмаска  рөхсәт ителә.

Ә менә намаз – кичектерергә ярамый торган  бердәнбер гыйбадәт, ул үз вакыты чыкканчы укылырга тиеш. Әгәр авырып китеп, басып укый алмасак, утырып укырга, утырып та укый алмасак, ятып укырга тиешбез. Намазны, вакыты кергәч, тиешле вакытында уку – аның мөһим шартларыннан берсе.

Көндәлек тормышта да һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Әйтик, эшкә төгәл билгеләнгән вакытка барырга тиешбез, әгәр соңга калсак, кисәтергә һәм, хәтта, хезмәт хакын кисәргә мөмкиннәр; ә инде һәрдаим соңга кала башласак, эштән куып чыгарулары да бар. Әгәр дә  авырып китәсең икән, табиблар дәва билгеләгәндә, шифасы булсын өчен, даруларның билгеле  бер вакытта кабул ителергә тиешлеген искәртәләр. Табиб билгеләгән вакытларда даруны кабул итмәсәң, дәвалану процессы бик озакка сузылырга яисә аның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин.

Кардәшләрем, Раббыбыз тарафыннан безгә билгеләнгән биш вакыт намазның үз төгәл вакытлары бар. Димәк, намазны без әлеге вакытлардан  соңга калдырмыйча укырга тиешбез. Моны Коръәннең “Ниса” сүрәсендәге 103нче аять   тә раслый:  “Дөреслектә, намаз – төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәттер”.

Бу аять – намазларны вакытында укырга кирәклегенә ачык дәлил, дидек. Шуңа күрә намаз  вакыты үтеп китүдән сакланырга тиешбез.  Бер  сәбәпсезгә вакытында укымасак, намазыбызның кабул булмавы ихтимал, ә бу инде мөселман кешесе өчен бик зур югалту.

Кызганыч, соңгы вакытта үзләре өйләрендә булсалар да, ягъни намаз укырга барлык мөмкинлекләре була торып та, бер сәбәпсез-нисез, намазларын вакытында укымаучылар хакында ишетергә туры килә. Алар үзләре үк бу хакта сөйлиләр. “Әй, соңыннан җыеп кына укырмын әле”, –  дип, әлеге олуг гыйбадәткә бик җиңел караучылар да юк түгел. Намазга караганда йокыны кадерлерәк санап, ястү һәм иртәнге намазларын вакытында укымаучылар да күп арабызда. Бу Галәмнәрнең Хуҗасы булган, безгә ризык, нигъмәтләр биреп торучы Раббыбызны тыңламау була! Әйтик, соңга калган өчен бер эштән кусалар, яңасына керергә, анысыннан да  кусалар, икенчесенә, өченчесенә урнашырга була. Әмма вакытында укылмаган намаз өчен Кыямәт көнендә Раббыбыз  каршында ни дип җавап бирербез? Әлеге намазны кабаттан уку мөмкинлегебез булмас. Ялкаулыгыбыз, Аллаһ кушканнарга җитди карамавыбыз аркасында, әҗерсез калмабызмы?  Шуңа күрә намазларыбызны үз вакытында укып барырга бөтен көчебезне юнәлтик, бу мәсьәләдә игътибарлы булыйк һәм намазны үз вакытыннан соңартып укудан бик нык сакланыйк.

Көненә биш мәртәбә,  билгеләнгән вакытта намаз уку –  бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхеткә, сәгадәткә ирешүбезгә бер сәбәп. Чөнки намаз уку – иң олуг изгелекләрнең берсе. Ә кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәсә, Аллаһ Тәгалә аны бәхетле тормышта яшәтәчәк, моңа Раббыбызның сүзләре дәлил булып тора: Кем дә кем –  ир кеше булсын,  яки хатын-кыз  булсын, Аллаһыга иман китергән хәлдә  изгелек кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез,  һәм аларга әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз (“Нәхел” сүрәсе,  97нче аять).

Барчабызга да Аллаһ Тәгалә тәүфыйк, һидәят бирсә иде. Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бәхетле, тыныч, имин тормышта яшәп, Раббыбызның киң рәхмәте белән Җәннәтләренә керергә насыйп булса иде. Әмин.

Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ.