Динебезнең камиллеге

Дингә тартылучылар, намазга басучылар әкренләп арта барса да, барыбер, күпчелек кеше дингә битараф, аларда ниндидер бер курку, сагаю бар. «Дингә кереп китсәм, бернәрсә дә ярамаячак. Чикләүләр күп булачак. Яңа елны да каршы алырга ярамаячак, башка бәйрәмнәрне дә! Күңел күтәрә торган «каты» эчемлекле табыннарда дус-иш белән сыйланып та утырмагач, бу тормыш нәрсәгә кирәк тә, аның ни яме кала?! Тегесе дә, монысы да ярамагач, тормышны ничек алып барасың», – дип, үзләренә акланырга сәбәп таба андый кешеләр. Диндә бернәрсә дә ярамый икән дип уйлаулары сәбәпле, дингә якынлашудан сакланалар. Моңа, әлбәттә, күркәм вә гүзәл динебезне дөрес аңламау һәм төпле гыйльми мәгълүматка ия булмау сәбәп. Динебезне өйрәнә башласак, андагы мәрхәмәтлелекне, бар тереклек дөньясына булган рәхимлелекне күрер идек.

Динебездә берәр нәрсә тыела икән, димәк, анда чынлап та кешелек дөньясына бик зур зыян бар. Әйтик, «дингә кереп китсәк, күңел ачып булмый, спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамый» дип, үзләре дә аңламыйча динне хурлаучылар бар. Әйдәгез, статистика мәгълүматына күз салып, аек акыл белән уйлап карыйк. Криминаль хәбәрләрдән аңлашылганча, низаг, талаш-сугыш, хәтта үтерешләрнең һәм юлларда транспортка бәйле фаҗигаләрнең 60 процентына исерткеч куллану сәбәп булып тора икән. Азмы бу, күпме? Диндәгеләрнең исерткеч кулланмавын истә тотсак, бу мисалдан түбәндәге нәтиҗәгә киләбез: димәк, диннән ерак торучыларның аянычлы хәлләргә тару куркынычы күпкә зур икән.
Бу урында «Маидә» сүрәсенең 90нчы аятен искә төшерү дә җитә:

«Әй, иман китерүчеләр! Дөреслектә, хәмер (исерткеч эчемлекләрнең һәммәсе), отышлы уеннарның һәртөрлесе, мөшрикләрнең таш сыннары (сыннарга багышлап корбан чалу өчен билгеләнгән махсус урыннары) һәм уклар белән багучылык кылу — шайтан гамәлләреннән булган шакшылык. Сез аннан читтә торыгыз (ерак булыгыз), бәлки, шул чакта сез дөньяда да, Ахирәттә дә уңышка ирешүчеләр булырсыз».

Әти-әнигә хөрмәт беткән, туган туганны белмәгән заманда яшибез. Аңа замана гаеплеме, әллә үзебезме? Ннилектән шулай соң? Диннән куркабыз, аннан ерак торырга тырышабыз. Әгәр дә балаларыбызны иман белән тәрбияләсәк, үзебез Аллаһ сүзләре белән вәгазьләнсәк, бар файдасы үзебезгә булыр иде. Раббыбыз Коръәндә әти-әниләргә нинди мөгамәлә кылырга куша:

«Синең Раббың, Үзеннән башкага гыйбадәт кылмавыгызны һәм әти-әниегезгә һәрвакыт изгелектә булуыгызны әмер итте. Ул аны һәммәгезгә тиеш кылды. Әгәр әти-әниеңнең икесенең берсе яисә икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга: «Уф!» —дип тә әйтәсе булма һәм, берүк, аларга кычкыра күрмә. Син аларга ихтирам күрсәтеп, бары тик күркәм, йомшак сүзләр белән сөйләш. Син аларга рәхимлелек күрсәтеп, түбәнчелек һәм тыйнаклык канатын җәй һәм: «И, Раббым! Алар, кечкенә чагымда мине тәрбияләгән кебек, Син дә аларга рәхимле (мәрхәмәтле) бул» – дип әйт» 📚(«Исра» сүрәсе, 23нче, 24нче аятьләр).

Аллаһ тәгалә әти-әниләргә «уф» дип тә әйтмәскә куша һәм үз әти-әниләребез өчен догада булырга өнди. Менә бит әти-әнигә карата нинди хөрмәт, әгәр дә без балаларны дини тәрбия биреп үстерсәк, бар рәхәте үзебезгә әйләнеп кайтыр. Динебез туганлык җепләрен өзмәскә чакыра, аралашып, чын туган булып яшәргә өнди. Пәйгамбәребез ﷺ: «Кем Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китерсә, ул туганлык җепләрен ныгытсын» , – дигән 📚(Бохари риваяте). Икенче риваятьтә: «…туганлык җепләрен ныгытучының ризыгы бәрәкәтле, тормышы озын булыр» , – дип тә әйтеп калдырган. Үзебез дә, туганнарбыз да иманга килсә, дингә якынайсак, туганлык җепләре тагын да ныгыячак.

Тормышта ялган күбәйде, алдау артты… Моны һәркайсыбыз күреп тора. Ә динебез, киресенчә, андый гөнаһтан ерак булырга куша. «Кибеттә сатучылар, теге яки бу ашамлыкны үз файдаларына киметеп үлчиләр»… «Кара син аны, күзгә карап алдалады – эшләми торган ватык нәрсә тоттырып җибәрде»… Таныш хәлләрме? Диннән ерак торган кеше генә шундый түбәнлеккә бара ала. Ә динебез, хәтта сату-алу мәсьәләендә дә гаделлеккә чакыра, дөрес итеп үлчәргә әмер итә:

«Киметеп үлчәүчеләргә, үкенеч, каты газабтыр. Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар, үлчәүне тутырып, мул үлчәп алалар. Ә башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. Әллә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы олугъ кыямәт көнендә. Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисап өчен басып торырлар. Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, дөреслектә, хыянәтче гөһнаһлыларның гамәл дәфтәрләре – сиҗҗиндәдер (җәһәннәмдәдер)» 📚(«Мутаффифин» сүрәсе, 1нче-7нче аятьләр).

Эшебезне ихластан җиренә җиткерергә; күршеләр белән яхшы мөгамәлә кылып, бер-беребезгә зыян салмыйча яшәргә; ир белән хатын арасындагы серне таратмыйча, бер-береңә терәк булырга; башка төрле игелекле гамәлләр кылырга – боларның барысына да динебез чакыра. Бу гамәлләрдә төп нигез – иман, Аллаһка ышану, Аның бар нәрсәне күреп, ишетеп торуына инану. Кешедә иман булмаса, аны гөнаһ кылудан берни дә – кырыс законнар да, зур штрафлар да туктата алмаячак.

Ныклы иман булмаса, кешегә үзен яхшы якка үзгәртергә премия дә, бүләкләр дә, башка төрле кызыктыру чаралары да – кыскасы, бернәрсә дә тәэсир итә алмаячак.

Чөнки аларның вакытлы чаралар икәнен аңлый ул. Ә иманлы кеше үзен һәрвакытта да, хәзерге яшьләрчә әйтсәк, тонуста тотачак. «Әти-әни, туганнар, күршеләр күрмәсә дә, Аллаһ күрә», – дип, үзен бозык, фәхеш гамәлләрдән тыячак. Иманлы кеше генә беркемнән акча, файда көтеп тормыйча, ярдәм итәргә ашкыначак, чөнки ул белә: аңа әҗер-савапны Аллаһ бирә, шуңа да бар нәрсәне Аннан көтә.

Динебезне күбрәк өйрәнгән саен, динсез килеш бәхетле була алмавыңа тагын да катырак инана барасың. Тормышыбызны тәртипкә салыр өчен дә, юлыбызны нурландырыр өчен дә дин кирәк. Ә аның файдасы – үзебезгә генә түгел, бар кешелек дөньясына да.

Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam