Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр адәм баласы Минем каршыма җир тулы гөнаһлары белән кайтса. Ләкин, Миннән башка һичкемгә дә гыйбадәт кылмаган булса, Мин аны җир тулы мәгъфирәтем (гафу итүем) белән каршы алырмын,” – диде (Имам Мөслим риваяте).

Раббым безгә бер Үзенә генә гыйбадәт кылуны, Аның гына колы булып яшәүләрне насыйп итсен. Изге айда кимчелекләребезне гафу итсен.