Ялганның гомере кыска

 

 

 

Безнең арада ялган шулкадәр күбәйде, хәтта, аңа гадәти бер нәрсә кебек карый башладык. «Аз-маз ялганнан берни дә булмый, ансыз тормыш бармый», дип уйлыйбыз. Телевизорны ачсаң – хәйлә-юмалау, интернет челтәрләреннән дә ялган чишмәдән судай агыла. Әйе, сирәк-мирәк дөрес хәбәрләр дә күренгәли арада, әмма хаклыкка караганда ялганы күбрәк шул.

Аферистлар нинди генә яңа алымнар уйлап тапмыйлар: әз генә акча бирәсең дә, тиз арада миллионерга әйләнәсең, имеш. Күпме генә алданса да, табигате белән беркатлы кеше, барыбер, ышана шул. Ахыр чиктә ачыклана: баксаң, алай җиңел генә баеп булмый икән бит, болар – алдалап акча җыючылар, аферистлар, элеккечә әйтсәк, алдартазлар. Тик моны аңлаганда соң була инде…

Ә шулай да ялганның шундый үзенчәлекле ягы бар: иртәме-соңмы, барыбер, ачыклана ул. Юкка гына халык «Ялганның гомере кыска», – дип әйтмәгән.

Динебез дә әйткән сүзләребезгә игътибарлы булырга һәм дөресен генә сөйләргә әмер итә. Ялган кешенең тормышын пычрата һәм башкалар алдында аның абруен төшерә, ахыр чиктә, җәһәннәмгә керүенә бер сәбәп була икән. Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә «Дөреслектә, дөресен сөйләү тәкъвалыкка илтә, ә тәкъвалык җәннәткә китерә һәм, дөреслектә, кеше һәрвакыт дөресен сөйләсә, аны Аллаһының хозурында иң дөресен сөйләүче итеп язарлар. Дөреслектә, ялган гөнаһка илтә, ә гөнаһ җәһәннәмгә китерә һәм, дөреслектә, кеше һәрвакыт ялганласа, Аллаһының хозурында аны үтә ялганчы итеп язарлар», – дип әйтеп калдырган (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Кызганыч, акча беренче урынга куелган бу заманда кешеләр хәйлә-ялган кулланып, бик тиз генә баемакчы булалар. Сыйфатсыз товарларын, белә торып, «бик яхшы», дип ялганлый-ялганлый, ничек тә сатарга тырышалар. Ризык, кием-салым, йорт кирәк-ярагын гына түгел, даруларны да «бар чирдән дәвалый», дип алдалап саталар. Кешегә аның файдасы бармы-юкмы, анысы аларны кызыксындырмый, иң мөһиме, сатылсын да, акча гына керсен.

Бәлки кеше үзенең соңгы акчасын биреп аладыр, бәлки ул мохтаҗлар рәтеннәндер?.. Анысында һич тә эшләре юк, чөнки табыш күзләрен томалаган. Бу уңайдан, Пәйгамбәребезнең ﷺ «Вәгъдә (сатучының ялган вәгъдәсе күз алдында тотыла) товарның сатылуына булыша, ләкин табыштан бәрәкәтне югалта», – дигән хәдисен китерү дөрес булыр (Бохари риваяте, 2087).

Сәүдәбез барсын дип, берәр кимчелеге булган яки брак товардан тизрәк котылыр өчен, ялганлап, хәйләләп сатарга тырышабыз һәм соңыннан «булдырдым бит, табыш керде, акчалы булдым» дип сөенәбез, ди. Әмма бу сөенечебез кыска гомерле булачак. Чөнки алдау гөнаһы аркасында сәүдәбездән бәрәкәт китә. Бу табыштан кергән акчаның бәрәкәте булмаячак. Акча дигәнең ялган, гөнаһлы юл белән ничек тиз керсә, шулай ук җиңел генә чыгып та китәчәк, аның файдасын күрми дә, сизми дә калачакбыз. Йә, безне алдалап, ул акчаны алып китәчәкләр, яки кисәк кенә авырый башлап, шул гөнаһлы кәсебтән кергән акчабыз дәваханә юлында йөреп чыгып бетәчәк. Җитмәсә әле, әҗәткә дә кереп, ул байлыкның бәхетен дә тоймыйча калачакбыз.

Бу тормышта ялганнан читтә тору, дөресен генә сөйләү ничек кенә авыр булса да, безгә үзебезне үзгәртергә тырышырга кирәк. Үзебез үзгәрмәсәк, җәмгыятебез ничек үзгәрсен соң?! Безне алдалаганнарын бер дә яратмыйбыз. Ә үзебезгә ялганнарга туры килсә, «хәзер дөньясы шундый инде аның» дип, үз-үзебезне акларга сәбәбен табабыз. Безне алдалаган кешегә һич кенә дә «заманасы шундый аның, алдала, әйдә, алдала», дип әйтмибез бит. Җиле үзебезгә килеп тигәндә генә «алдаларга ярамый!» дигән хакыйкатьне бик тиз искә төшерәбез.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтик: үзебездә Раббыбызның ризалыгына ирештерә һәм җәннәткә илтә торган дөреслекне сөйләү гадәтен булдырырга тырышыйк. Гөнаһка батырып җәһәннәмгә илтә торган ялганнан ерак торыйк. «Аллаһы каршында күңелем чиста булсын, Аның алдында җавап тотарга җиңелрәк булыр», – дип уйлап, ялганнан чистарыныйк. Җәмгыятьтәге хәйлә-ялганны, алдашуны бетерү өчен, иң элек, үз уебызны, үз телебезне, үз гамәлебезне ялганнан саклаудан башлыйк.

Коръәни Кәримдә дә бит «Адәмнәрнең уң ягында (савапларын) һәм сул ягында (гөнаһларын) гамәлләрен язып баручы ике фәрештә бар. Кешенең авызыннан чыккан бер генә сүз дә күзәтүче тарафыннан язылмыйча калмый», диелгән («Каф» сүрәсе, 17нче,18нче аятьләр).

Бездән үрнәк алып, якыннарыбыз үзгәрер, тора-бара, җәмгыять тә әз генә генә булса да ялганчылардан чистарыныр иде. Аллаһы тәгалә ныклы иман биреп, сөйләшкән сүзләребез хаклыкка туры килсә, ялганнан ерак булып, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде. Әмин.

Раил Фәйзрахманов.

@tatislam