Кеше күрмәсә, Аллаһ күрә

Безнең шундый бер начар сыйфатыбыз бар: кеше күрми бит, дип, берәр начар гамәл кылабыз. Мәсәлән, пекарняда эшләүче кешеләр «ипи күп, тамак ач яки өйгә бушка ипи алып кайтасы бар» дип, як-ягына карый да, кеше-фәлән юк, бер ипидән генә хуҗа фәкыйрьлеккә төшмәс, бәясе дә кыйммәт түгел, кесәсенә бәрмәс әле, дип, үзенчә бер сәбәп табып, бер ипине “чәлдерә” яки ашап куя. Әмма эшнең кагыйдәсе буенча сорамыйча бушка гына ипи алу тыелган була. Ә ул үзенә ун төрле аклану табып, аңа тиешле булмаган нәрсәгә ия була. Соңыннан, көн саен мондый тыелган гамәл кылынганлыктан, эчендә берәр авырту табып куялар яки егылып кулын сындыра. Кемгә нинди җәза бирелә инде.

 

Әйе, иртәме-соңмы һәрбер эшнең үз нәтиҗәсе була бит. Моны аңлый белергә генә кирәк. Чөнки кеше күрмәсә дә, Аллаһ күреп тора: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә хозурында җирдә һәм күктә һичнәрсә яшерен булмас” (“Әли Гыймран” сүрәсе, 5нче аять) һәм Ул ахыр чиктә җәзасын да бирә.

 

Кечкенә генә, сизелмәслек кенә эш бит инде, дип уйларга кирәкми, зур таулар да кечкенә ташлардан тора бит. Безнең кечкенә генә кырын эшләр дә көн саен җыелып барып, зур гөнаһка әйләнеп куюы бар. Ни өчен без бүген бик каты авырыйбыз, төрле бәла-казага юлыгабыз? Моның төп сәбәбе – гөнаһларга күмелү аркасында.

 

Кеше күрми бит, дип эшләнә торган гөнаһларга бик күп төрле мисаллар китерергә була. Әйтик, өйдә кайберләребезнең балалары әти-әни каршында бик тәртипле, сүгенми дә, акырмый да, энеләренә дә кул күтәрми.

 

Әмма өйдән ераккарак китсә, бу баланың авызында бер әдәби сүз дә калмый, дусларына акыра, колак ишетмәгән сүзләр белән кычкыра. Баласы сизмәгәндә әти-әни карап, күзәтеп торса, минем баламмы бу дип шаккатып, аптырап торачак. Кич белән урамга чыксак, күрәбез инде тәртиплегә саналган балаларыбызның хакыйкый рәвешләрен!

 

Әмма моның сәбәбе бит үзебездә. Әгәр кечкенәдән балаларыбызга Аллаһ һәрвакыт күреп тора, кайда гына булсаң да, ахырдан бит барыбер җәзасын бирәчәк, сак бул, мин күрмәсәм дә Аллаһ күрә: “Дөреслектә, синең Раббың бәндәләрнең эшләрен күзәтеп торучы” (“Фәҗер” сүрәсе 14нче аять), берүк Аллаһ Тәгаләнең ачуыннан саклан, дип, туганнан бирле әйтеп, аңлатып, үзебез үрнәк булып, шушы аятьләр белән гамәл кылып яшәп, балаларыбызның күңеленә сеңдерсәк, хәлләребез күпкә яхшырак булыр иде.

 

Ә безнең тәрбиябез ничегрәк? Кеше күрмәгәндә генә чәлдерсәң була инде ул, кеше хакыйкатьне белмәсә, ялганлап куйсаң да ярый инде… Кызганыч, әле балаларыбызны тәрбияләгәнче иң беренче үзебезне – әти-әниләрне тәрбияләргә кирәк. Бала бит ул әти-әнисенең көзгесе, өйдә әти-әни сүгенә икән, бу “вирус” балага да күчәчәк. Әти-әнидә шешә күрсә, бу чирнең дә балага йогуы бик ихтимал. Әти-әни төтенләтергә ярата икән, бала да үзен зурга санап, авызына бу агуны тыгачак. Балаларыбызны орышканчы бераз уйланыйк әле: каян өйрәнгән ул бу гамәлләрне, бездән – олылардан түгелме икән?

 

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар гамәл артыннан, үзе белән начарлыкны сөртүче изге гамәл кыл, кешеләр белән мөгамәләдә әдәпле бул” (Тирмизи).

 

Раил Фәйзрахманов.

@tatislam