Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мин җен һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем»

(“әз-Зәрийәт” сүрәсе, 56 аять).

Габдеррахман әс-Сәгъди тәфсиреннән:

“Аллаһы Тәгалә ни өчен кешеләр һәм җеннәрне барлыкка китерүен һәм ни өчен аларга шулхәтле пәйгамбәрләр җибәрүен хәбәр итә.

Раббыбыз үзенең бәндәләрен, Аңа гыйбадәт кылсыннар, Аны белсеннәр һәм яратсыннар, Аның рәхмәт-ризалыгына омтылсыннар, боерыкларын үтәсеннәр һәм Аннан башка бүтән иләһләр эзләмәсеннәр өчен барлыкка китерә. Һәм бәндәләр үзләренең яратучысын (бар итүчесен) танып белмичә, алар бу эшләрне башкара алмаячаклар. Бәндәнең гыйбадәт кылуы тулысынча Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын танып белүенең тирәнлегенә бәйле. Һәм Раббысы турында күбрәк белгән саен, ул Аңа яхшырак гыйбадәт кылачак. Нәкъ менә шуның өчен Аллаһы кеше һәм җеннәрне барлыкка китергән дә инде. Ә Аллаһ бәндәләренә моһтаҗ булганга күрә аларны барлыкка китергән, дип уйлаучылар нык ялгышалар.”

Киләсе аятьтә Аллаһы әйтә: «Мин алардан бернинди ризык та һәм мине ашатуларын да теләмим»

(“әз-Зәрийәт” сүрәсе, 57 аять).

Габдеррахман әс-Сәгъди тәфсиреннән:
“Аллаһ беркеем һәм бернәрсәгә дә моһтаҗ түгел, ләкин кешеләр һәм башка мәхлүклар үзләренең эшләрендә Раббылары ярдәменә моһтаҗ”.