📌
“Кем дә кем Раббысы белән очрашырга өмет итсә, ул изге гамәлләр кылсын һәм Раббысына кылган гыйбадәттә берсен дә тиңдәш итмәсен”.

📚 (“Кәһф” сүрәсе, 110 аять).

Бөтен барлыгыбыз белән Аллаһның газабыннан курыксак һәм йөрәгебез түрендә Раббыбыз белән очрашу өмете белән яшәсәк, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә ихластан изгелекләр кылыйк, кардәшләрем. Шул ук вакытта, Аллаһка тиңдәшлек кылып, бүтән иләһләргә гыйбадәт кылудан нык сакланыйк.

Әлеге аятьтән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
1.Бу аять безне ихластан изге гамәлләр кылырга һәм аларның әҗер- савабын өмет итәргә чакыра.
2. Әгәр Аллаһ белән очрашуны өмет итсәк, Аңа тиңдәшлек кылудан сакланырга тиешбез.