Ярдәме – ниятеңә карап!

Кеше җәмгыятьтән тыш, бер-берсе белән аралашмыйча, ярдәмләшмичә, үзара мөнәсәбәтләр урнаштырмыйча яши алмый. Раббыбыз безне шулай яралткан: без һәрвакыт кемнеңдер үзебезне хуплавына, ярдәменә, киңәшенә һәм кайчакта, хәтта, финанс ярдәменә дә мохтаҗ.

Әйтик, берәр эш башлап җибәрергә ниятләдек, ди. Әмма бераз гына акчабыз җитеп бетми. Нишлибез? Процентлар белән эш итә торган банкларга түгел, ә, ярдәм сорап берәр якын дустыбыз янына барабыз. Ышанычлы кешеләр арасында үзара әҗәткә акча биреп, акча алып тору – хәзерге вакытта ярдәмләшүнең иң нык таралган бер ысулы. Дустыңның хәлен җиңеләйтү, аның эшен алган җибәрүдә ярдәм итү – динебездә хуп күрелгән, әҗер-савапка лаеклы гамәл.

Пәйгамбәребез ﷺ «Берәр кеше авырлыкта калучыга әҗәтен кайтаруны кичектереп торса, һәр көне өчен садака биргән әҗер-савап язылыр», – диде 📚(Имам Әхмәд риваяте).

Акчага табынып яшәгән бу заманда кайберәүләр вакытлыча акча биреп торуга бик сак карыйлар. Кайвакыт: «Бер туганымнан акча сорап тордым. Ә ул исә алган суммаңны арттырып кайтарсаң гына бирә алам, дип шарт куйды. Хәзрәт, мондый шарт белән әҗәткә алырга ярыймы», – дигән сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Бу очракта аның туганы, мөгаен, «моңа ярдәм итеп, үземә зыян китерәм, акчамны инфляция ашап бетерә бит», дип сәбәп табадыр. Ә инде әҗәткә биреп торган акчаны артык суммада кайтаруны шарт итеп кую – анысы мөселман өчен дөрес гамәл түгел, рибага керә.

Инфляциядән, ягъни биреп торган акчасының, сөйләшенгән вакыт (ничәдер ай, ел) эчендә кыйммәте югалудан курку бар. Ә бу нәрсәне аңлата? Хәзерге капитализм системасының кешеләрдә акча колы ясап бетерүен түгелме?! Якын кешеләребезгә, ышанычлы дусларыбызга вакытлыча ярдәм итеп, ахыйрәт өчен әҗер-савап туплауны арткы планга чигерәбез. Вакытлы бу дөньяны, тормыш көтү беренче урынга куеп, акча ягын күбрәк кайгыртабыз. Шул сәбәпле, кардәшләребезгә ярдәм итү кебек кешелекле гамәлләр дә әкренләп юкка чыга бара.

Әлбәттә, бу хәлнең икене ягы да бар, анысын да әйтеп китәргә кирәктер. Кайберәүләр әҗәткә акча ала да, кире кайтармый. Соңгы вакытта андыйлар да күбәйде, кеше шул сәбәпле дә куркып калырга мөмкин. «Бирер идем дә кайтарыр микән соң», – дип шикләнә алар. Кардәшләрем, шуны белегез: кем әҗәт алып та аны кире кайтару турында уйлап та карамый икән, бу кешене, шулай ук, Аллаһының җәзасы көтә, чөнки Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә кисәтте: «Кем дә кем кешеләрнең акчасын кайтарам дигән ният белән әҗәткә алса, Аллаһ аңа әҗәтен кайтарачак (ягъни әҗәтен кайтарырга ярдәм итәчәк), ә кем инде бурычын кайтармау нияте белән алса, Аллаһ аны һәлак итәчәк» 📚(Бохари риваяте.) Акча алып торганда, ниятебез – дөрес һәм вакытында кайтарып, сөйләшкән килешүне үтәү булса, мондый кешегә бурычын түләп бетерергә Раббыбыз Үзе ярдәм итәчәк. Әгәр дә кем дә бурычка акча алып та соңыннан шул әҗәтен кайтармаска уйласа, ул акчадан бернинди дә файда күрмәячәк, бәрәкәте дә булмаячак. Бурычка кешеләрдән акча җыеп, кайтармыйча йөргән кешеләрне әлеге хәдис белән куркытырга киңәш ителә.

Димәк, әгәр дә әҗәткә акча алып торырга уйласак, күңелебездә нинди ният булырга тиешлеген аңладык инде. Әҗәтне бары тик Аллаһка гына тәвәккәлләп, җитди ният белән алган ваытта, әле тагын бер гамәлне онытырга ярамый, ул да булса – дога. Безгә бурычны түләп бетерергә ярдәм ит, дип, Раббыбызга шушы дога белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:

«Аллаһүммәкфини бихәлә-ликә ган хәрамик, үә әгънини бифадъликә гаммән сиүәк» («И, Раббым! Синең хәләлең миңа җитеп, Үзең харам кылган нәрсәгә керүдән сакла һәм, Үзеңнең фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар» 📚(Тирмизи риваяте, 3563).

Әгәр шушы доганы кылсаң, синең тау кадәр бурычың булса да, Аллаһ сиңа аны түләргә ярдәм итәчәк. Шуңа да, кардәшләрем, ярдәмгә мохтаҗ булучыларга, мөмкинлегебездән чыгып, булышыйк. Үзебез ярдәм сорап, акча алсак, килешенгәнне бозмыйк, сүзебездә торып, вакытына әҗәтне кайтарыйк. Күңелебез һәрвакыт Аллаһ белән бәйле булып, ярдәмне Үзеннән генә көтик.
Раил Фәйзрахманов
@tatislam