Яңа китап: «Вәгазь-нәсыйхәтләр»

📚Аллаһның рәхмәте белән, «Вәгазь-нәсыйхәтләр» исемле яңа китабыбыз дөнья күрде.

Әлеге җыентыкта Раил хәзрәт Фәйзрахмановның төрле матбугат чараларында басылган вәгазьләре һәм кыска нәсыйхәтләре тупланган. Динебезнең төрле өлкәләренә кагылышлы әлеге вәгазьләр гади, аңлаешлы телдә булулары белән укучы күңелен җәлеп итә, кешелекнең мәңгелек проблемалары хакында уйланырга мәҗбүр итә, һәрберебез өчен дә мөһим булган дини мәсьәләләргә ачыклык кертә, күңелдә туган меңләгән сорауга җавап табарга ярдәм итә. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Әлеге китапны Париж комуннасы, 19 адресы буенча урнашкан Ихлас кибетеннән алырга була.

Күпләп алу өчен +79655920908 номеры буенча мөрәҗәгать итегез.