Яхшылыкны тиз онытабыз

Кешенең бер сыйфаты бар – ул үзенең үткәнен бик тиз оныта. Кичә генә авырып, “Ий, Раббым, шифаларыңны бирсәң, намазга басар идем. Үзеңә итагать итә башлар идем”, — дип, дога кылып ята иде. Бүген исә, чирдән арынып аякка баскач, үзенең авыр хәлдә булуын да, Аллаһ Тәгаләгә һәм бүтән кешеләргә карата булган вәгъдәләрен дә оныта. Изгелек кылу да хәтереннән чыгып китә. Раббысыннан читләшеп, тагын шул элеккеге тормышына кайта.

 

Акчасызлык, фәкыйрьлектән тилмергән кеше кайвакыт: “Ий, Раббым, миңа байлык бирсәң, фәкыйрь-мескеннәргә ярдәм итер идем”, — дип, Аллаһка ялвара, дога кыла.

 

Әмма догасына җавап булып, хәле җиңеләеп китүгә, әйткән сүзләрен оныта. Янына ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә килә, әмма ул: “Эшләгез, мин дә шул хәлдә идем, менә эшләдем, барсын да үзем булдырдым”, — дип масая башлый, саранлана.

 

Бүгенге көн өчен бу бик таныш хәл. Кеше үсеп китсә, танышларын гына түгел, хәтта туганнарын да танымый башлый. Әмма шуны онытмаска кирәк: сәламәтлек тә, бәхет тә, байлык та Аллаһ хозурында, Ул кемгә тели, шуңа бирә. Әмма кешене күпмедер сынап алгач, кисәк кенә барысын да юк итеп тә куя ала. Моңа инде тормыштан да күп мисаллар китереп булыр иде.

 

Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә сәхабәләргә тормышта булган бер вакыйганы бәян иткән:

«Аллаһ Бәнү Исраил халкыннан өч кешегә сынау бирә: берсе махау (проказа) авыруыннан азап чигә, икенчесенең чәче коелып бетә, өченчесенең күзләре сукыр була. Көннәрдән бер көнне Аллаһ алар янына фәрештәсен җибәрә. Иң элек изге зат махау белән авыручының өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» — дип сорый. Әлбәттә, ул: «Сәламәт тән, матурлык телим. Кешеләр миңа җирәнеп карамасыннар иде», — ди. Шулвакыт фәрештә кулы белән аның тәнен сыпыра һәм авыруның тәне савыгып, матурлыгы кайта. Шуннан соң фәрештә, аның фәкыйрьлеген күреп: «Ә син нинди мөлкәт теләр идең?» — дип сорый. Ул: «Миңа дөя булса иде», — ди, һәм аңа буаз дөя бирелә. Шулвакыт фәрештә: «Аллаһ сиңа ул дөянең бәрәкәтен бирсен», — дип, үз юлы белән китеп бара.

 

Алга таба фәрештәнең юлы чәчсезнең өенә таба була. Аның янына килгәч, ул: «Син иң ныгы нәрсә телисең?» — дип сорый. Чәчсез: «Матур чәчләр телим һәм кешеләр миңа чирканып карамасыннар иде», — ди. Шулвакыт фәрештә аның башыннан сыпыра һәм шунда ук чәчсезнең матур булып чәчләре чыга. Фәрештә аннан: «Ә син нинди мал-мөлкәт теләр идең?» — дип сорый. Ул: «Мин сыерлар телим», — ди. Шуннан соң аңа буаз сыер нигъмәт кылына. Фәрештә: «Аллаһ сиңа бәрәкәтен насыйп итсен», — дип, китеп бара.

 

Алга таба фәрештә сукырның өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» — дип сорый. Ул: «Аллаһ минем күзләремне кайтарса, мин кешеләрне күрер идем», — ди. Фәрештә кулы белән сыпыра һәм сукырның күзләре сәламәтләнә. Фәрештә аннан да: «Ә нинди мал теләр идең?» — дип сорый. Ул: «Сарыклар», — дип җавап бирә. Шулвакыт аңа буаз сарык бирелә һәм фәрештә: «Аллаһ сиңа аның бәрәкәтен бирсен», — дип, китеп бара.

 

Бераздан дөя һәм сыерның бозаулары, сарыкның бәрәне туа. Вакытлар үтеп, берсенең дөя көтүе, икенчесенең сыер көтүе, өченчесенең сарык көтүе барлыкка килә.

 

Еллар үтә, әлеге өч кешенең һәркайсы шатлык-куанычта яшәп килә. Саулыклары бар, мал-мөлкәт артканнан-арта бара. Аллаһ янә, аларга сынау өчен, фәрештәсен җибәрә. Фәрештә беренчесе янына юлда калган, мескен һәм махау авырулы кеше хәлендә килә, һәм: «Мин юлда бернәрсәсез калдым. Минем Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка мөрәҗәгать итәр беркемем дә юк. Сиңа матур тән һәм байлык бирүченең хакы белән сорыйм, өемә кайтып җитәр өчен, бер дөяңне бирсәңче», — дип, ярдәм сорый. Әмма ул кеше, җавап итеп: «Минем әҗәтләрем бик күп шул», – ди. Фәрештә аңа: «Ә мин сине беләм бит. Син махау авыруы белән азап чигә идең, синнән кешеләр чирканып качалар иде. Син бик ярлы идең түгелме? Аллаһ сиңа мөлкәт бирде», – ди. Кеше фәрештәнең бу сүзләренә: «Юк, бу байлыкларны мин ата-бабамнан мирас итеп алдым», – дип, тәкәбберлек белән җавап кайтара. Фәрештә: «Әгәр син алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», – дип, үз юлы белән китә.

Шуннан соң ул икенчесе янына чәчсез кеше хәлендә килә һәм беренчесенә әйткән сүзләрне әйтә. Шундый ук җавап ала. Фәрештә аңа: «Әгәр алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», – дип, юлын дәвам итә.

 

Соңыннан ул өченче сыналучының ишеген шакый. Ул вакытта фәрештә юлда калган сукыр мосафир хәлендә була. «Мин ярлы юлчы, бөтен нәрсәмне югалттым. Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка сорар беркемем дә юк. Сиңа сәламәт күзләреңне бирүченең Исеме белән сорыйм, миңа бер сарыгыңны бирче. Өемә кайтып җитү өчен шул да җитәр иде», – дип, бу кешедән дә ярдәм сорый. Өй хуҗасы аңа: «Чыннан да, мин сукыр идем, Аллаһ миңа күзләремне кайтарды. Мин бик ярлы идем, Ул миңа байлык бирде. Аллаһ белән ант итеп әйтәм, нәрсә генә алсаң да, бүген мин сиңа һич киртә куймыйм, алмашка да һичнәрсә сорамыйм», – ди. Фәрештә аңа: «Бөтен малыңны үзеңә калдыр, миңа һичнәрсә кирәкми, бу сезгә сынау иде. Аллаһ синнән разый, теге икесенә ачулы булды», – дип әйтә» (Бохари риваяте).

 

Фикер йөрткән кешегә гыйбрәт алу өчен бик күп файдалар тупланган бу хәдистә. Әлеге вакыйга безне тәкәббер булмыйча, гади кеше булып калырга өнди. Безгә килгән һәр нигъмәт – ул Аллаһ Тәгаләнеке. Һәм әгәр без шул малыбыз белән калганнарга ярдәм итмәсәк, үзебезнең элек нинди хәлдә булуыбызны истән чыгарсак, Аллаһ та безгә ачулы булып, бар байлыгыбызны кире алып куярга мөмкин. Авырудан соң савыктык, хәерчелектән баеп киттек икән, киресенчә, шөкер итүне арттырыйк, Аллаһка якынайта торган изге гамәлләрне күбәйтик, намазларга басыйк, уразалар тотыйк, ярдәм сорап килгән кешеләргә көчебездән килгәнчә булышыйк, шул вакытта Раббыбыз безгә нигъмәтләрен тагын да арттырыр. «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем газабым бик каты» (“Ибраһим” сүрәсе 7нче аять), – диелә бу хакта Коръәни Кәримдә дә.

 

Раил Фәйзрахманов.