Ураза – ашау-эчүдән тыелу гына түгел!

📌
Ураза хакында еш кына мондый сүзләр ишетергә туры килә:
– Менә ураза тотарга булдым, ач тору бик файдалы, диләр, мин дә сынап карыйм әле.
Икенчесе исә аптырашта:
– Кит инде, ничек шундый эссе озын көннәрдә ашамыйча-эчмичә тора аласың?
– Бер ияләнгәч, була икән ул!
Безнең халык уразаны ач тору дип кенә кабул итәргә күнеккән шул инде. Шуңа күрә уразаның төп максаты барлык бозык, гөнаһлы гамәлләрдән тыелу икәнлеге хакында уйлап та карамыйбыз хәтта. Үзебез ураза да тотабыз, шул ук вакытта сүгенәбез дә, гайбәт тә сөйлибез, ялган сүз сөйләү дә безнең өчен берни түгел. Гадәти бер диета тотуга кайтып кала бу изге ай. Ә бит Аллаһ Тагәләгә безнең ач торубыз һич кирәкми. Сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) болай диде:

“Әгәр кеше бозык, гөнаһлы сүзләрне һәм гамәлләрне калдырмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүеннән тыелуы һич кирәкми”.

📚(Бохари риваяте).

Бу хәдис ураза тотучының барлык гөнаһлардан да тыелырга тиешлеген дәлилләгән көчле хәдис булып тора. Шунысын да онытмыйк: әгәр безнең үзебезне сүгә башласалар яки яман сүз әйтсәләр, каршы җавап кайтармыйча, күркәм сабырлык күрсәтеп, тыелып калырга кирәк. Андый очракта бары тик: “Мин уразада”, – дию җитә. Пәйгамбәребез дә бит (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын):

“Әгәр берәрегез уразада булса, бозык сүзләр әйтмәсен һәм үзен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны берәр кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: “Мин уразада”, – дисен”, – дип нәсыйхәт кылды.

📚(Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

Тагын шунысы мөһим: без уразаны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә тотарга тиешбез. Һич кенә дә диета өчен, ач тору файдалы, сәламәтлеккә файдасы булсын өчен, дип түгел! Юк! Йөрәгебез түрендә Аллаһ Тагәлә әмер иткән икән, мин Аңа буйсынырга, Аңа итагать итеп, ихластан ураза тотарга тиеш, дигән ният булу кирәк. Ә инде уразаны ихластан, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә тотсак, Раббыбыз безгә сәламәтлеген дә бирер ин шәә Аллаһ. Шуңа күрә чын ниятебезгә игътибар итәргә кирәк.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын):

“Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнә. Һәр кеше үзе ирешергә ниятләгән нәрсәгә генә ирешәчәк”, – ди.

📚(Бохари һәм Мөслим риваяте).