Гыйбадәте күп, итәгате юк.
Гыйбадәтнең күп кенә өлкәләрендә хатын-кызларыбыз алда торалар. Күп итеп нәфел намазлары да укыйлар, уразалар тоталар, коръән укыйлар, ирләрдән күбрәк итеп мәчет-мәдрәсәләргә сабак алырга йөриләр… Болар барысы да яхшы һәм сөенечле күренеш. Әнинең, әбинең диндарлыгы, гыйлемгә омтылуы балаларның тәрбиясенә дә файдалы. Әмма, кайбер хатын-кызларыбыз намаз-Коръән укуларга, белем алуга бирелеп ирләренә хезмәт итүне, аның күңелен күрүне икенче урынга куялар.
Мәсәлән: хатын төне буе намазда, ире аны көтеп ята. Хатын гел мәчеттә дәрестә, ә ире эштән кайткан, ач утыра… Хәтта, балаларны көйләү дә ирне игътибарсыз калдыруга сәбәп булырга тиеш түгел. Чөнки, ир хакы хатын-кыз өчен бала түгел, әти-әни хакыннан да зур тора.
Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз өчен кешеләрнең иң зурысы ире, ир өчен иң зур кеше әнисе”, – диде.
Без башкара торган күп гыйбадәтләрнең хөкеме өстәмә-нәфел булса(кылсаң савабы бар, кылмасаң гөнаһы юк), ир хакын үтәүнең хөкеме – вәҗип(үтәмәү хәрам).
Белгәнебезчә, пәйгамбәребез хатын-кызларга ирләренең рөхсәтеннән башка нәфел уразасын да тотарга рөхсәт итмәде. Аллаһыдан куркучы мәслимә бу нәрсәне яхшы аңлый һәм ир хакының бөек әмер булуын онытмый.
Аллаһ Тәгалә әйтә: “Изге хатыннар Аллаһка һәм ирләренә итәгать кылалар. Ирләре юкта аның дәрәҗәсен, мал-мөлкәтен саклыйлар. Үзләрен азгынлыктан ерак тоталар” (“Ниса”, 34).
“Аллаһыга шөкер, намазым бар, уразам бар, күп итеп Коръән укыйм”, – дип хатын-кыз үз иренә итәгатьле булмаса, ул кыла торган гыйбадәтләренең бөтенләй әҗерен югалтырга мөмкин.
Пәйгамбәребез: “Ике кешенең намазы баш өстеннән ерак китмәс: хуҗасыннан качкан кол, кире хуҗасына кайтканчы. Иренең итәгатеннән чыккан хатын, кире итәгатькә кайтканчы”, – диде(“Сахих” риваять).
Йә, Раббыбыз, безнең өчен хәләл җәфетләребезне һәм балаларыбызны күз карасы, күңел шатлыгы ит. Безгә иман ияләре өчен үрнәк булырга насыйп әйлә. 😊