Ләззәтләрне өзүче…

Безнең халыкта шундый бер ырым-шырым таралган: әгәр дә үлем турында еш искә алсаң, аның турында сөйләшсәң, имеш, бу ахыр көнеңне якынайта. Шул хорафатка ышанып, кешеләр үлем турында уйларга, аның турында сөйләшергә куркалар.

Әмма кабергә кереп ятуны кичектереп торып булмый, күпме генә аннан качарга теләсәк тә, иртәме-соңмы, үлем безгә киләчәк:

«Кайда гына булсагыз да, сезгә үлем ирешер, хәтта күккә терәлгән, бик таза төзелгән манара эчендә булсагыз да» («Ниса» сүрәсе, 78нче аять).

Кешенең бу җиһанда яшәячәк вакыты билгеләп куелган, тәкъдирендә язылган, аны бернинди ырым да, кеше уйлап чыгарган уйдырма да үзгәртә алмый, юк-бар юрауларга карап, кешенең гомере кимеми дә, артмый да. Шуңа күрә берәр кешедән «менә шуны эшләсәң, гомер кыскара икән», дигән сүзне ишетсәк, һич тә борчылырга кирәкми.

«…һәркемнең әҗәле язылган – вакытында килер» («Рәгыд» сүрәсе, 38нче аять).

Динебез, киресенчә, бу дөньядан китәчәгебезне ешрак искә алырга куша. Үлем турында күбрәк уйларга чакыра.

Пәйгамбәребез ﷺ:

«Ләззәтләрне өзүчене (үлемне) күбрәк искә алыгыз», – дигән (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Бу турыда күбрәк уйлау безне гөнаһлы бозык гамәлләрдән тыелып калырга һәм игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга этәрәчәк.

Калебендә Аллаһыга һәм ахыйрәт көненә ышану булган кеше: «Башкалар урлаша дип, мин дә урлыйммени инде?! Ә үлгәч, шул урлаган нәрсәләр сәбәпле, мине газапка тартсалар, ничек ул җәзага түзәрмен» – дип, ярамаган гамәлдән тыелып калачак. Әйтик, берәр кеше рибага акча алырга теләсә, яки зина кыласы килсә, яисә кемгәдер ришвәт бирәсе булса, я, көнчелектән, берәрсенә золымлык кылырга уйласа, үлемне искә төшерсен. «Үлгәч, бу гамәлләрем өчен каберем тараеп, газапланып ятасы булыр, мине озатырга килгән кешеләр, начар иде, күп әшәкелекләр эшләде, башкаларны рәнҗетте, дип, җәсәдем өстендә сөйләсәләр, якыннарым нишләр, шулай сөйләүләре җәзамны арттыруга да сәбәп булыр», – дип уйлый алучы кеше гөнаһтан тыелыр, әлбәттә.

Үлем турында уйлауның тагын бер ягы бар, әйткәнебезчә, мондый уйлар игелек кылырга этәрә. Әйе, бу чынлап та шулай. Кабердә ятуыңны, сорау алачакларын уйласаң, хәерле гамәлләреңнең азлыгы искә төшеп куркып каласың һәм күңелдә кешеләргә ярдәм кулы сузу, намазларны үз вакытында уку һәм башка күп хәерлекләр кылу теләге туа.

Чөнки беләбез,бу дөньяда гамәл бар, әмма хисап юк, ә кабергә кереп яткач гамәл югала, әмма эшләгән гамәлләребез өчен хисап кылу башлана. Шуңа күрә, көн азагында нәтиҗә ясыйк: бүген нинди эшләрем күбрәк булды, гөнаһлымы яки саваплымы? Көн үлчәвендә хәерле гамәлләребез күбрәк булса, хәлләребез уңайга бара, дип өметләник. Ә инде, киресенчә, начар гамәлләребез күбрәк булса, бу вакытта упкынга төшә барам, хәлемне үзгәртергә кирәк, дип тәүбәгә килеп, берәр яхшылык эшләп куйыйк.

Үлем яшенә-картына карап, кеше аерып тормый, төрле авырулардан, юлларда транспортка бәйле фаҗигаләрдән һәм башка сәбәпләрдән яшьләребез дә җан тәслим кыла. «Пенсиягә чыккач намазга басам, мәчеткә йөри башлыйм», дип, үзенең дин юлына басуын һаман кичектереп килүчеләр моннан үзләре өчен нәтиҗә ясарга тиеш. Беребезнең дә «пенсиягә хәтле яшәячәкмен» дигән гарантиясе юк.

Аллаһы Тәгалә безгә бүгенге көнебезне бүләк иткән икән, димәк, хәлебезне яхшы якка үзгәртергә тагын бер мөмкинлек бирелде, дигән сүз. Намазга басмаган булсак, аның тәртипләрен өйрәнеп, Раббыбызның ризалыгын алырга ашыгыйк. Туганыбыз белән арабыз суынган булса, аны көйлик; берәр дустыбызны рәнҗеткән булсак, аннан гафу сорап, берәр бүләк бирик; берәр мохтаҗ кеше барлыгын ишетсәк, аңа садака илтеп килик. Җомга намазына йөрмәгән булсак, мәчеткә юнәлик, көнебезне хәерле гамәлләр белән тутырыйк, кабергә кереп яткач: «Аһ, нишләп моны эшләмәдем?! Их, бу гөнаһлардан ерак торган булсам… », – дип үкенерлек булмасын.

«Барча кеше – үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү Җәһәннәм газабыннан ерак ителсә һәм Җәннәткә кертелсә, дөреслектә, ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге исә бары тик алдану гына» («Гыймран» сүрәсе, 185нче аять).

Раил Фәйзрахманов.
@tatislam