Үлчәүләребез авырмы

Без яши-яши, фани дөньяга бирелеп, киләчәк бакый тормышыбыз турында онытып җибәрәбез. Әйе шул, ашыйсы да бар, үз йортыңны булдырырга да, кәсеп итәргә дә кирәк… Шушы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә күмелеп, киләчәк ахирәт тормышы турында уйланырга вакыт та калмый.

Әгәр дә үзебезне мөселманга санасак, иманның бер нигезе булган Кыямәт көненә ышанырга, үлгәннән соң яңадан терелеп, бу дөньяда кылган гамәлләребез өчен Аллаһы тәгәлә каршында җавап тотачагыбызны белеп торырга тиешбез.
Хисап көне булачагын белгән кеше барысы хакында да уй йөртәдер ул. Кесәләребездәге акча хәләл юл белән табылганмы?! Алдалап яки ришвәт юлы, яисә кеше хакына кереп, җәбер-золым белән алынмаганмы? Динебез тыйган риба кебек начар ысул белән эшләнмәгәнме ул акча? Ашаган ризыгыбыз хәләлме? Табыннарга динебездә таләп ителгән шартлар буенча чалынмаган терлек ите куелмыймы?! Эчкән эчемлекләребез нинди? Акылны алып, кешелектән чыгара торган градуслысына үрелмибезме? Кешеләр белән мөгәмәлә кылганда дөресен генә сөйлибезме, әллә булмаганны булды дип тә әйтеп куябызмы?! Туганлык җепләрен ныгытабызмы, әллә туганнарыбызның кем икәнен дә оныта башладыкмы?! Күңелебез кемгә бәйле? Безне юктан бар иткән Раббыбызгамы, әллә инде акчагамы?

Мондый сорауларны бик күп китереп була. Аларны үз-үзегезгә биреп, җавапларын да уйлап карагыз әле. Тормышта нинди генә гамәлләр – яхшысынмы, начарынмы, файдалы яки файдасызынмы кылып яшәсәк тә, без Кыямәт көнендә барысын да үз алдыбызда күрәчәкбез, Аллаһы тәгалә бу турыда безне кисәткән: «Кыямәт көнне һәр кеше эшләгән изге эшләренең әҗере алдына куелган килеш табар. Бозыклыкны эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасы бик ерак булуны теләр. Аллаһы сезне үзенең газабы белән куркыта. Аллаһы – колларына карата бик Мәрхәмәтле» («Гыймран» сүрәсе, 30нчы аять). Һәм, әлбәттә инде, игелекле эшләребезне дә күреп шатланачакбыз. Их, күбрәк эшлисе калган икән, дип үкенәчәкбез, әмма кире кайтып булмаячак. Ә менә калдырган намазларны, әти-әниләргә карата игелексезлекне, акчага табынып эшләгән гөнаһларны күреп, алардан ерагаясы, качасы килер, шулар аркасында бер дә газапка дучар буласыбыз килмәс. Әмма Кыямәт көне газабыннан беркем дә кача алмас, анда ришвәт биреп котыла торган хөкемдарлар да, акча биреп яллый торган адвокатлар да булмаячак. Бары тик гамәлләребез генә калачак.

Кыямәт көненең катылыгыннан, аның дәһшәтеннән хәтта сабый балаларның да чәчләре агарыр: «И-и, кешеләр, ахирәт газабыннан ничек котылырсыз, Кыямәт көненең катылыгы гөнаһсыз сабый балаларның чәчләрен агартыр» («Музәммил» сүрәсе, 17нче аять).

Җир тетрәгән вакытта да ишелмәгән, искиткеч нык булган таулар да вакланып бетеп, ком булыр, хәтта йомшак йонга әйләнер, ди Раббыбыз. «Карига» сүрәсендә, башыннан ахырына кадәр, шул хакта аңлатыла:

«Катылыгы вә куркынычы белән җирне, вә күкләрне кагучы Кыямәт көне! Никадәр каты куркынычлыдыр ул Кыямәт көне! Ул Кыямәт көненең катылыгы, вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? Ул көндә кешеләр котлары алынып куркуларыннан тузылган чикерткәләр кебек тузылып таралып китәрләр һәм бер-берсен күрмәсләр. Вә таулар буялган, вә тетелгән йон кебек булырлар. Берәүнең, ягъни мөселманның, үлчәүдә гөнаһына караганда савабы авыррак, күбрәк булса, ул мөселман – җәнәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. Вә бер мөселманның үлчәүдә савабына караганда гөнаһы авыр килсә, ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса, аның анасы Һавийә исемле мәрхәмәтсез җәһәннәм булыр. Ул Һавийәнең нәрсә икәнен беләсеңме? Ул Һавийә – кыздырылган уттыр».

Адәм балаларын шундый куркыныч хисап көне көтсә дә, җәһәннәмнән котылу юлы бар икән, ул – Аллаһыга буйсыну, Аны гына бердәнбер илаһ дип танып, барча гыйбәдәтләрне Аңа гына багышлау. Раббыбыз ризалыгын алыйм дип, кешедән бернәрсә көтмичә, Аллаһыдан гына өмет итеп, игелекле гамәлләр кылу, чөнки «үлчәүдә гөнаһына караганда савабы авыррак, күбрәк булса, ул мөселман – Җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр».

Хәзер үз-үзебезгә сорау бирик инде: үлчәүләребез нәрсә белән тулы –хәерле гамәлләр кылып җыелган саваплар беләнме яки савапсыз гөнаһлы начар эшләр беләнме?! «…үлчәүдә савабына караганда гөнаһы авыр килсә, ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса…» дигәнен, хәтта уйларга да куркыныч. Йөрәгебез тибә, тәнебездән җаныбыз чыкмаган икән, димәк, әле үзгәрә алабыз, әле соң түгел, бары тик гафил булмаска кирәк. Үлчәвебезне саваплы гамәлләр белән авырайтырга тырышырга кирәк. Шуңа да киләчәгебез турында уйланыйк, өч көнлек вакытлы дөньяга гына алданмыйк, барысы да бу дөньяда калачак: йортыбыз да, машинабыз, эшләп тапкан акчабыз да! Безнең белән бары тик кылган гамәлләребез генә китәчәк…

«Ул көндә җәһәннәм китерелсә, адәм баласының исенә төшәр, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр. Һәм адәм баласы: «Ни үкенеч, дөньяда чагымда, ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы»,– дип әйтер. Ул көндә, Аллаһының газабы илә һичкем газап кыла алмас, мәгәр Аллаһы әмере белән газап фәрештәләре газап кылырлар» («Фәҗер» сүрәсе ,23-25 нче аятьләр).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ
@tatislam