Тормыш яме – гаиләдә

Раббыбыз, Үзенең хикмәте белән, Җир өстендә булган күп нәрсәләрне парлы итеп бар иткән. Парлы күзләребез белән тирә-юньгә карасак, күпләрнең парлы булуын күрәбез. Аллаһның иң гүзәл затлары Адәм балалары да парлы итеп яралтылган. Кагыйдә буларак, адәм баласы парсыз яши алмый, аңа күңел тынычлыгы табар өчен дә, сөенеч-көенечләре белән уртаклашырга да якын кешесе кирәк. Шуңа гаилә кору – бу дөньяда бәхет-сәгадәтле булуның нигезедер. Әмма өйләндем яки кияүгә чыктым да, бәхетле булдым дигән сүз түгел әле, әгәр гаилә җылысын саклауга битараф карасаң, гаиләңә салкын буранлы кышлар да килергә мөмкин. Ә гаиләдәге салкынлыкка юл куймас өчен төрле сәбәпләр кылырга кирәк. Ә ул сәбәпләрнең дә иң хәерлесе – Раббыбызның әйткән сүзләре, чөнки Ул – бар кешеләрне бар итүче, аларның холкын, аларга нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен иң камил рәвештә белүче. Бәхетне дә, тиң парыбызны да бирүче – Аллаһы тәгалә, шуңа күрә үзебезнең тәҗрибәгә, үз акылыбызга таянганчы, башта – Коръәннән, аннары Пәйгамбәребез сөннәтеннән ﷺ киңәш эзләү дөресрәк булыр.

Гаилә бәхетенең нигезе – иманда һәм изге гамәлләр кылуда. «Кем дә кем, ир кеше яки хатын-кыз булсын – Аллаһка иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылса – аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез, һәм аларга әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз», – ди Раббыбыз 📚
«Нәхел» сүрәсенең 97нче аятендә.

Димәк, яхшы тормышта яшисебез килсә, аның төп шарты – иман һәм изге гамәл кылу.

Гаилә корыр алдыннан, иң элек, үзеңә тиң ярыңның шушы ике сыйфатка ия булуына игътибар итәргә кирәк. Аллаһка ышану, Аның әмерләрен үтәргә тырышу һәм Ул тыйган гөнаһлардан ерак булу һәм үзең өчен генә яшәмичә, башкаларга игелек эшләү, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулу сузу күңелгә рәхәтлек табарга булыша. Иманлы кеше бит ул Аллаһның һәрвакыт күрүен, бар нәрсәне ишетүен сизеп, тоеп яши. Ире яки хатыны күрмәгәндә, нәфесе берәр гөнаһка яки фәхешкә этәрсә, ул Аллаһны уйлап, шунда ук тыелып кала. «Мине Аллаһ тәгалә күреп тора, мин мондый начарлыкка бара алмыйм», – ди ул үз-үзенә ныклык биреп. Ә имансыз кеше, үзенең шәһвәтенә ияреп, теләсә-нәрсәгә барырга мөмкин. Чөнки аның өчен туктатып кала торган чикләр юк, ул хайвани инстинкт белән, «нәрсә теләсәм, шуны эшлим», дип яши.

Гадәттә, без үзебезгә карата яхшы мөнәсәбәт кылуларын яратабыз, иребез яки хатыныбызның матур сүзләр белән эндәшеп, гел елмаеп торуын телибез. Үзебез, нишләптер, алай эшләмибез, ә якыныбыздан көтәбез. Пәйгамберез ﷺ бер хәдисендә: «Үзеңә карата нинди мөгамәләдә булуларын теләсәң, кешеләргә карата да шундый ук мөгамәлә кыл», – дип киңәш биргән
📚(Мөслим риваяте).

Димәк, иң үзебездән башларга кирәк – хатыныбызның яки иребезнең безгә күркәм мөгамәлә кылуын теләсәк, иң беренче, үзебез шундый булырга тиешбез; якыныбызның безгә «матурым» дип эндәшүен теләсәк, үзебез дә аңа шулай эндәшик. Өйдә якыныбызның елмаеп каршы алуын теләсәк, арыган булуга карамастан, үзебез көләч йөз белән кайтып керик. Безнең өчен матур кием киеп, хушбуй сибенеп йөрүен теләсәк, башта үзебез шулай эшлик. «Кара, бу миңа нинди яхшы мөгамәлә кыла, мин дә шундый җавап кайтарыйм әле», – дип якыныбыз да безгә карата үзгәрә башлаячак. Безнең холык шундый – яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарырга ашкынабыз.

Яши башлагач, кешенең бик күп кимчелекләре күренә, кайвакыт бу безнең бик нык ачуны чыгара. Үзебез камил булмасак та парыбызның идеал булуын телибез. Хатыныбыз ашарга тәмле пешерергә, балалар булуына карамастан, өйне гел чиста тотарга, бала тәрбиясе белән шөгыльләнергә, төрле чит телләр өйрәтергә, түгәрәкләргә йөртергә өлгерергә тиеш. Ирләрнең күпчелеге шулай уйлыйдыр. Хатыннар да калышмый. Алар фикеренчә, ир кеше кулыннан бар эш тә килә торган алтын куллы булырга, күп акча эшләргә һәм, гомумән, бар яктан да уңган булырга тиеш. Яши башлагач, кимчелекләр күренә һәм шуннан китә талаш-кычкырыш. Янәсе, «шуны да белмисең, син генә шундый булдыксыз». Зур таулардан авыр ташлар тәгәрәгән кебек, төрле тәнкыйть сүзләре өстебезгә тәгәри башлый.

Ә динебез кешенең яхшы якларын күреп, тискәре якларына күз йомарга өйрәтә. Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр иманлы ир иманлы хатынының бер ягын ошатмаса, икенче уңай ягын күреп риза булыр», – дигән
📚(Мөслим риваяте). Бу хәдис ирләргә генә түгел, гомумән, хатын-кызларга да кагыла. Якыныңның берәр ягы ошамыйча, аңа ачуың чыкса, уңай якларын искә төшереп тынычланырга кирәк. Кешедән кимчелек эзли башласаң, күпне табарсың, күңелең төшәр. Уңган-булганлыгын эзләсәң, алары да аз булмас, күңелең күтәрелер. Раббыбыз Коръәндә дә әйтә бит:

«Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларның сезгә ошамаган яклары булса да. Сез яратмаган нәрсәдә Аллаһның күп хәерлелеге булуы бар»
📚 («Ниса» сүрәсе, 19 нчы аять).

Чынлап та шулай бит, кайчак ирендә яки хатынында берәр кимчелек була, ә балалары «әтием», «әнием» дип кенә торалар, үзләре шулкадәр тәртипле, акыллы һәм уңган-булганнар. Ирексездән, шушы аять искә төшә дә инде: «сез яратмаган нәрсәдә Аллаһның күп хәерлелеге булуы бар».

Коръәндә һәм хәдисләрдә килгән шушы берничә киңәш белән чикләнеп торырбыз хәзергә. Әмма мондый киңәшләр бу мөбарәк китапта һәм Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтләрендә бик күп. Язманы безгә Җәннәт юлын күрсәтүче Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисе белән тәмамлыйм:

«Арагыздан иң хәерлегез – үз гаиләсенә хәерлерәк булганыгыз. Мин – арагыздан үз гаиләмә иң хәерле булганыгыз”
📚(Тирмизи риваяте).

Раил Фәйзрахман
https://t.me/tatislam