Әгәр үзебезне чолгап алган дөньяга күз салсак, анда яшәүче күпләгән кешеләрне күрербез. Җир шарында яшәүчеләрнең саны алты миллиардтан артып китә. Без тән төсебез һәм милләтебез, холкыбыз һәм телебез, тышкы кыяфәтебез һәм рухи сыйфатларыбыз белән бер беребездән аерылып торабыз. Ләкин барыбызны да берләштерүче үзенчәлек бар – без бу дөньяга киләбез, күпмедер яшибез һәм, телибезме-теләмибезме, аннан китәргә мәҗбүрбез.
Безне кайчан да булса да
“МИН БУ ДӨНЬЯГА КАЯН КИЛДЕМ?”,
“НИ ӨЧЕН ЯШИМ?”,
“ФАНИ ДӨНЬЯДАН СОҢ МИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?”
кебек сораулар борчыгандыр. Адәм баласы бу дөньяга килгәндә үзенең җенесен, әти-әниләрен, туган җирен сайлап алмый. Мондый сайлау хокукы кешегә бирелмәгән, боларның барысы да аннан башка хәл ителгән. Үзебезгә карыйк эле: без үстек, тирә-як мохит турында уйлана торган фикер йөртүче кеше булдык. Ә бит кайчандыр без бу дөньяда юк идек. Ул чагында кайда һәм кем булганбыз? Безгә тормыш бүләк итүче, кем УЛ? Җылылык алып килүче кояшны, төрле җимешләрне һәм үсемлекләрне, шуларны үстерердәй шифалы дым булып җиргә иңүче яңгырны, яшәеш өчен әһәмиятле булган су һәм һаваны, тагын бик күп төрле нигъмәтләрне безгә КЕМ биргән?! Игътибар итсәк, файда китерүче күпме хайваннар кешегә буйсындырылган! Бу нигьмәтләр барысы да безгә бүләк ителгән һәм аларны күз алдына китереп, санап бетерерлектә түгел.
Киләсе мисаллар турында уйланыйк әле: йортларны төзүче төзи, өстәлне балта остасы, ә машиналарны һәм көнкүреш техникасын инженерлар һәм завод эшчеләре ясый. Болар барысы да һәр нәрсәне ясаучы, барлыкка китерүче булуын дәлилли. Әгәр без үзебезне чолгап алган катлаулы төзелешле һәм катгый законнарга буйсынып яшәүче дөньяга күз салсак, аның да Барлыкка китерүчесез генә, үзлегеннән килеп чыкмаганлыгы аңлашыла. Моның шулай икәнлеген көн белән төннең төгәл тәртиптә алмашынуы, Җиһандагы миллиардлаган пла-неталарның бер-берсенә комачауламыйча үз орбиталарында йөзүләре һәм шундый бик күп мисаллар тагын бер кат раслый.
Безгә тормыш бүләк итүче Раббыбыз бу зур дөньяда ялгызыбызны гына калдырмаган. Аллаһ безгә ашар ризык, сулар һава, сәламәтлек биргән.
Бергәләшеп тормыш алып барырга якыннарыбыз һәм туганнарыбыз бар. Ә Аның безнең турындагы иң зур кайгыртучанлыгы безгә тугры юл күрсәтүе. Бу юлны без барыбызда эзлибез. Күпләребез аны бәхеткә юлыгуда күрә. Ләкин бәхетне һәркем үзенчә аңлый: кем өчендер бу – зур байлыкка ия булу, кемдер аны дан-шөһрәттә һәм хакимлектә күрә, ә кемгәдер гаилә иминлеге – чиксез бәхет.Ләкин чын бәхеткә илтүче һәм иң туры юл бер генә һәм бары тик безне Яралтучы гына безгә ул тугры юлны күрсәтә ала. Аллаһ, безне Яралтучы буларак, безгә нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы булуын, нинди нигъмәтләр кирәклеген – барысын да белә.
Аллаһ безгә әлеге тугры юлны үзенең илаһи китаплары һәм пәйгамбәрләре аша күрсәткән. Моннан мең ярым диярлек ел элек пәйгамбәребез Мөхәммәткә (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) Аллаһның илаһи китабы -Коръән иңдерелде. Ул яшәү өчен күрсәтмә, кешеләрнең барчасына да шифа булып тора, анда дөреслек күрсәтелгән һәм ялган фаш ителгән. Бу изге китап бүгенге көнгәчә бернинди үзгәрешсез сакланган. Анда без фәлсәфәчеләр һәм фикер ияләре мең еллар дәвамында эзләп тә таба алмаган яшәешнең максаты һәм асыл мәгънәсе турындагы сорауларга җавап күрәбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бу сорауга мондый җавап бирә: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен генә яралттым” (“Таратучы” сүрәсе, 56 аять)
Кайбер кешеләрнең аңлавынча, Аллаһка гыйбадәт кылу намаз уку, дога кылу, ураза тоту һәм башка шундый йолаларны үтәү белән чикләнә. Дөреслектә исә гыйбадәт ул Аллаһ Тәгалә яратырлык һәм разый булырлык барлык сүзләребез һәм гамәлләребез: ата-ананы тыңлау, үз гаиләң һәм балаларың турында кайгырту, туганлык җепләрен өзми саклау һәм үзара яхшы мөгамәләдә тору, өлкәннәрне, тирә-күршеләреңне һәм дусларыңны хөрмәт итү, тыйганнарыннан тыелу, рөхсәт иткәннәренә ниятләнү. Аллаһ бары тик Аңа гыйбадәтне генә хуп күрә. Бу Бер Аллаһка гына гыйбадәт дип атала. Аллаһы Тәгалә дөньяны шундый итеп яраткан ки, һәр нәрсәнең капма-каршы пары бар. Көннең-төне, акның – карасы . Ир – атка парга хатын- кыз яратылган.
Шулай ук Бер Аллаһка гыйбадәтнең да капма-каршысы бар – күптәңрелелек (ширек). Күптәңрелелек ул – Аллаһ Тәгаләдән башка кемгәдә булса яки нәрсәгә дә булса табыну һәм аларның Раббыбызга хас булган юктан бар итү, җан бирү һәм җан алу, бар нәрсәне дә белү һәм булдыра алу кебек сыйфатларның берсенә генә булса да ия булуына инану. Аллаһ Коръәндә үзен тасвирлап болай ди: “Эй Мөхәммәт (аңа Аллаһның рәхмәте булсын), әйт: Аллаһ Бер, һич нәрсәгә мохтаҗтүгел, һичкемне тудыр-мады һәм һичкемнән тудырылмады. һичкем дә аңа тиңдәш булмады” (“Ихлас” сүрәсе).
Бүгенге көндә Аллаһка ширек китерүне адым саен очратырга була. Кара мәче кичкән юлдан барырга курку, ярдәм сорап экстрасенсларга һәм сихерчеләргә, төрле “дәвалаучыларга” мөрәҗәгать итү, йолдызнамәләргә һәм фал ачучыларга ышану, бөтиләр һәм талисманнар тагу, сәламәтлек һәм байлык, уңыш һәм бәхет алып килер дип, алардан ярдәм өмет итү һәм шундый бик күп мәгънәсез ырымнар Аллаһка ширек итү булып тора. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә карата тиңдәшлек кылу һәм гаделсезлек булып тора. Шулай ук Коръәндә һәм Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) хәдисләрендә телгә алынмаган “изге” урыннарга хаҗ кылу да күптәңрелелек булып тора. Күптәңрелелек хакында Коръәндә болай диелгән: “…Аллаһка ширек кылма, дөреслектә ширек – олы золымлылыктыр” (“Локман” сүрәсе, 13 аять).
Кешеләр золымлылык, гаделсезлек чагылышлары белән даими рәвештә йөзгә-йөз очрашып торалар. Әйтик, ана кеше баласын карынында йөртә, күкрәк сөтен имезеп үстерә, ул көйсезләнгәндә яисә чирләгәндә керфек какмый, кайгырта, карый-тәрбияли. Ә үсеп җиткәч, баласы инде картайган анасын оныта, ялгызын калдыра. Үзенә карата гаделсезлек кылынган, рәнҗетелгән ана нинди хисләр кичерер икән?!
Ә безгә чиксез нигъмәтләр бүләк иткән Аллаһка карата гаделсезлек тагын да зуррак, рәхимсезрәк түгелмени?! Һәм бу гаделсезлек аны кылучыга Аллаһның нәфрәтен тудыра. Безне кисәтеп Коръәндә әйтелгән: “…Аллаһтан куркыгыз, дөреслектә Ул газап бирүдә катыдыр” (“Сөреп чыгару” сүрәсе, 7 аять). Аллаһның нәфрәте кешегә фани дөньяда ук ирешүе ихтимал: кеше сәламәтлеген һәм тынычлыгын, байлыгын һәм мөлкәтен, туганнарын һәм якыннарын, җәмгыятьтәге дәрәҗәсен югалтырга мөмкин. Аллаһның газабы кешегә бу дөньяда ук ирешмәсә дә, үлгәннән соң ирешәчәк. Бәндәгә Аллаһның гадел хөкеменнән качып котылу юк. Аллаһ Коръәндә Кыямәт көне турында болай ди; “…аннан соң (бу тормыштан соң) сез, һичшиксез, үләчәксез. Ә аннары, Кыямәт көнендә, хисап һәм җаза өчен, сез кабат кубарылачаксыз” (“Мөэминнәр” сүрәсе, 15-16 аятьләр).
Кыямәт көненең хикмәте турында уйланыйк әле. Мисалга ике кешене алыйк. Аларның берсе гомере буена Аллаһка рәхмәтле булды һәм Аңа табынып яшәде, кешеләргә карата гадел, рәхимле һәм ярдәмчел, юмарт булды. Ләкин бик күп золым күреп, кылган игелекле гамәлләре өчен башкалардан рәхмәт сүзе дә ишетмичә, ялгызлыкта үлде. Ә икенче берәү Аллаһны бар дип тә белмичә, җирдә золым кылып, ни теләсә, шуны эшләп, башкаларны рәнҗетеп, талап-урлап тапкан малының рәхәтен күреп яшәде, ә гомеренең азагында җылы түшәгендә, туганнары арасында бернинди җәза күрмичә җан тәслим кылды. Әгәр беренчесе кылган игелекле гамәлләре өчен бүләкләнмәсә, икенчесе үзенең яман кыланышлары өчен җәзасын алмаса бу гаделлек кануннарына каршы булыр иде. Ә бит Аллаһ Гадел һәм гаделлекне сөюче: “Кыямәт көненендә (кешеләрнең гамәл дәфтәрләрен үлчәү өчен) Без тугры булган үлчәүләрен урнаштырачакбыз. Һәм һичбер нәфескә (җан иясенә) дә золымлык кылынмас” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 47 аять)
Аллаһны онытучы һәм аннан йөз чөерүче рәхмәтсез бәндәләр өчен шундый җәза әзерләнгән ки, андый җәза бу дөньяда булганы юк һәм булмаста. Үзенең җәзалары хакында Аллаһ Коръәндә болай ди: Аллаһ газаб фәрештәләренә: Тотыгыз шуны, богаулагыз. Соңра тәмуг утына салыгыз, соңра җитмеш аршинлы богау белән богаулагыз. Ул дөньяда булган чагында Бөек булган Аллаһка иман китермәде, мескеннәрне тәрбияләүдә (ашатуда) хирыслык күрсәтмәде, ашыкмады. Хәзерге урында, бүген аңа һичбер туган-ярдәмче юк. Канлы үлек һәм тирдән башка бүтән ризыклары юк” (“Хаккаһ” сүрәсе, 30-37 аятьләр)
Аллаһ Тәгалә Үзенең шәфкатен күрсәтеп, тугры юлга, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылу юлына күндергән кешеләрне исә олы бүләк һәм чиксез шатлык – Җәннәт көтә: “…ул оҗмахта нәфесләр теләгән нәрсәләр, күзләр карап ләззәтләнә торган нәрсәләр (нигъмәтләр) бардыр. Сез анда мәңгелеккә калачаксыз” (“Зиннәтләнү” сүрәсе, 71 аять)
Аллаһ Тәгалә кешене яралткач һәм бу дөньяга китергәч, Ул аңа сайлау мөмкинлеге бирә. Безнең һәрберебез алдында ике юл бар.
Беренчесе – безгә барлык нигьмәтләрне бүләк итүче һәм шәфкатьлелек күрсәтүче Аллаһка буйсыну һәм гыйбадәт юлы. һәм әлеге юлдан тайпылышсыз үтүчеләргә Аллаһ Тәгалә олы бүләк -Җәннәт вәгъдә итә. Икенчесе исә – тыңлаусызлык һәм рәхмәтсезлек юлы. Бу Аллаһны танымаучылар һәм Аңа буйсынмаучыларның бу дөньяда ук мескенлеккә һәм мәсхәрәгә китерүче юлы. Ә киләчәк тормышта (теге дөньяда) исә андыйларны Аллаһның олы газабы -Җәһәннәм уты көтә.
Бу дөньяда яшәүче һәркемгә шушы ике юлның берсен сайлау хокукы бирелгән. һәм безнең һәркайсыбыз, мөселманмы ул, түгелме, бер нәрсәне яхшы аңларга тиеш Аллаһ яралткан һәр нәрсәнең башы булган кебек үк, ахыры да бар. Иртәме-соңмы, безнең дә сәгатебез сугар, фани дөнья белән хушлашыр көнебез җитәр. Җаныбыз тәнебездән чыгып, җәсәдебез җир куенына куелганнан соң кая барырбыз, безне алда ниләр көтә, Аллаһ Коръәндә безне бу турыда уйланырга чакыра:
“Әллә Без сезне болай гына, тик томалга, файдасыз эш кылабыз дип, шаярып кына яралттык һәм сез Безнең каршыбызга кайтмассыз дип уйлыйсызмы?”
(“Мөэминнәр” сүрәсе, 115 аять)