Тәүхид  – динебезнең нигезе!

Барча мактау-данлау Аллаһ Тагәләгә! Без Аңа шөкрана кылабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тагәләдә сыену эзлибез! Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат һич юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе!

Бүгенге вәгазебез мөһим мәсьәлә булган тәүхид хакында. Һәр мөселман шуны белергә тиеш: тәүхид – ул Ислам динебезнең асыл нигезе. Һәркем аңлый: йорт төзегәндә иң мөһим нәрсә ул – нигез. Бары нигез нык булганда гына өебез чыдам, нык булачак. Мондый йортта гына салкыннан, буран-давылдан курыкмыйча, аның әле озак еллар безгә хезмәт итеп, җимерелмәсенә инанып, тынычлап яшәп булачак. Нигезе исә зәгыйфь булса,  өебез күпмедер вакыттан соң җимерелеп төшәчәк. Шуңа да нигез хакында кайгыртып, аны яхшылап, ныгытып салырга тырышабыз. Ә Ислам динебезнең нигезе, аның ныклыгы, куәтлелеге өчен тиешле дәрәҗәдә тырышабызмы, тиешле дәрәҗәдә борчылабызмы? Ә бит тәүхид гади нигез генә түгел, ул – безнең ахирәттәге бәхетебезнең нигезе.

Ә нәрсә соң ул тәүхид?

Тәүхид сүзе гарәп телендәге үәхәдә дигән фигыльдән барлыкка килгән. Мәгънәсе – нәрсәне дә булса бер итү.

Димәк, “Тәүхид – ул Аллаһка ширек кылмыйча, бары тик Аңа гына гыйбәдәт кылу” дигән сүз.

Тәүхид –  АЛЛАҺ Тагәләнең үзенең колларына булган иң бөек әмере. АЛЛАҺ Тагәлә Коръәндә әйтә:

“Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым (халык кылдым)”, – ди. Аллаһ Тагәлә без, кешеләрне, һәм җеннәрне бары тик тәүхидне үтәү өчен генә яралткан дигән сүз бу.

“Бакара” сүрәсенең 21нче аятендә дә Раббыбыз Аллаһ шул хакта әйтә:

“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәкъва кешеләрдән булырсыз.” (Бакара 21).

Ә нәрсә соң ул гыйбадәт?

“Гыйбәдәт – Аллаһ яраткан һәм хуплаган ачык һәм яшерен эшләрнең гомуми атамасы ул ”.

АЛЛАҺ Тагәлә кешеләргә Үзенең Илчеләрен җибәрде, алар аша Китапларын иңдерде. “Нәхел” сүрәсенең 36нчы аятендә дә Аллаһ әйтә:

“Без өммәтләрнең һәрберсенә расүлләр җибәрдек: “Фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһтан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидгать гамәлләр белән динне пычратмагыз”, – дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте”. (Нәхел, 36).

Шуңа күрә һәрбер пәйгамбәр үз кавеменә иң беренче шушы сүзләр белән эндәште: “:

«Ий, кавемем! Фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһтан башка сезнең Иләһәгез юк”.

Һәрбер пәйгамбәр дә дәгъватын тәүхид белән башлады АЛЛАҺнын Үзенә генә гыйбадәт кылырга чакырды. Динебез Исламның иң беренче әркәне дә – ул тәүхид, Аллаһның бары Берүзенә генә гыйбадәт кылу. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте:

 «Ислам – «Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе», – дип әйтү, намаз уку, зәкәт түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул».

Ислам диненең биш әркәне арасында иң беренчеләрдән булып шушы шәһәдәт сүзләре тора: «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе». Биш вакыт намаз фарыз ителгәнче, Пәйгәмәребез صلى الله عليه وسلم  унөч ел буе шушы сүзләрне аңлап әйтергә өндәде. Бер АЛЛАҺның үзенә генә гыйбадәт кылырга чакырды. Мугаз ибн Дҗабалне Йеменгә дәгъват белән җибәргәндә дә аңа әмер итеп әйтте: “Син китап әһелләренә барасың, иң беренче дәгъватыңны шәһәдәт сүзләреннән –   «Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы зат (иләһ) юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип башла. Әгәр сиңа җавап бирсәләр, аннан соң әйт: АЛЛАҺ Тагәлә биш вакыт намаз фарыз итте, монысына да җавап бирсәләр, әйт: АЛЛАҺ Тагәлә Зәкәт бирүне фарыз итте, дип”.

Болар барысы да бер АЛЛАҺлыкның әһәмиятенә ачык дәлил булып тора. Шәһәдәтебез дөрес булмаса, калган гамәлләребездән файда булмый, чөнки бөтен гамәлләр дә шушы нигезгә таяна, шушы нигездән башлана. Без, мөселманнар, шушы асыл нигезне өйрәнергә тиешбез. Бер АЛЛАҺлык (русча әйткәндә, “Единобожие”) фәнен өйрәнү – безгә фарыз, Бер АЛЛАҺлык хакында китаплар уку, вәгазьләр тыңлау барлык мөселманнар өчен төп бурыч. Кеше дин юлында үтә тырыш булып, искиткеч күп гыйбәдәт кылса да, гыйбадәтендә ихлас булмаса, АЛЛАҺ белән беррәттән башка иләһләргә дә ышанса, аларга гыйбадәтен сарыф итсә, бу бәндәнең бар гамәлләре дә файдасыз. Ә гыйбадәтне бозучы, иң куркыныч, иң хәтәр нәрсә ул – ширек, ягъни АЛЛАҺка тиңдәшлек кылу.

“Зүмәрә” сүрәсенең 65 аятендә Раббыбыз Аллаһ шул хакта кисәтә, безне һәлакәттән саклый:

“Ий, Мөхәммәд, сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһка бер нәрсәне ширек-тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл булыр иде, вә үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез.” (Зүмәрә 65).

“Әнгәм” сүрәсенең 88 аятендә дә ширек катышып кылынган гамәлләрнең файдасыз булуы әйтелә:

“Әгәр дә Аллаһка тиңдәшлек кылсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде.” (Әнгәм, 88).

Иманыбызны бозучы ширек — ул бөтен гыйбадәтебезне батыл итүче гамәл. Ширек ике төргә бүленә —  зур ширек һәм кече ширек. Зур ширек — ул АЛЛАҺтан башка бүтән иләһкә табыну, гыйбадәт кылу. Нинди генә төр гыйбадәт булуына карамастан, дога, корбан чалу, нәзер әйтү һәм башка төрле гыйбадәтләр булсын, АЛЛАҺтан башка, әйтик,  пәйгамбәрләр яки фәрештәләр, салихиннар кебек бүтән иләһкә кылына икән, бу — ширек. Гыйбадәтләребезнең барысы да АЛЛАҺка гына булырга тиеш. Аллаһ Тагәлә ширек кылучының, ягъни мөшрикнең бер гамәлен дә кабул итми.

“Иман китереп тә, иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаганнар (ягъни ширек кылмаучылар турында бара сүз).Алар — Аллаһ газабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнелүчеләр”, — ди Аллаһ Тагәлә “Әнгам” сүрәсенең 82нче аятендә.

Кече ширекнең иң хәтәре исә —  рия. Пайгәмбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте сәхәбәләргә: Сезнең өчен иң курыкканым кече ширек”, — диде. Аннан сорадылар: “Нәрсә соң ул кече ширек”? Пәйгамбәребез әйтте: “Кече ширек ул — Рия”, — диде. Мисал китерик: кеше намазга баса, ул үзенә кешеләр карап торганын күрә, сизә һәм махсус рәвештә намазын матурлата башлый, озаклап укый. Кече ширеккә тагын бер мисал: әйтик, берәү сәдака бирә, ләкин күңеленнән минем нинди юмарт икәнемне күрсеннәр, башка кешеләр арасында мактасыннар әле дип уйлап, сәдакасын күрсәтеп бирә. АЛЛАҺ каршында бу гамәлләр берсе дә кабул ителми. Бары тик ихластан, Бер АЛЛАҺ өчен генә, Аның ризалыгына гына ирешим дип кылынган, шулай ук пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сөннәтенә туры килгән, бидгатьләрдән чиста булган гамәлләребез генә кабул булачак.

Әйткәнебезчә, тәүхидне бозучы иң зур золым ширек булса, гыйбадәтебезне бозучы иң зур бозыклык бидгать гамәлләр кылу, ягъни диндә булмаган яңалыклар кертү. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте (Бухари һәм Муслим җыентыгында китерелә):

 «Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак».

Ягъни АЛЛАҺ Тагәлә аның гәмәлләрен кабул итмәячәк.

Аллаһның Илчесе صلى الله عليه وسلم  фанатикларның Исламны артык катлауландыруларыннан һәм бозуларыннан тыйган. Әлеге хәдиснең эчтәлеге Коръәннең күп аятьләре белән раслана. Алардан аңлашылганча, уңышка ирешү һәм котылу өчен Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم сөннәтенә бернинди өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертмичә иярергә кирәк. Мәсәлән, Аллаһы Тагәлә әйткән:

«Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шул вакытта Аллаһ сезне яратыр…»

 «Дөреслектә, бу – Минем туры юлым, аңа иярегез һәм сезне Аның юлыннан тайпылдыручы башка юлларга иярмәгез».

Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бик еш болай дип сөйләгән:

 «Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һидаять – Мөхәммәтнең һидаяте. Сезгә яңа уйлап чыгарылган эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки һәр яңа эш – бидгать. Ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамланачак».

Аллаһының һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең боерыгына туры килмәүче һәр гамәл кире кагылачак, ягъни, бөтен гамәлләр шәригать хөкемнәре белән бәйле булырга һәм алар белән билгеләнергә тиеш.

Шуны онытмыйк: әгәр АЛЛАҺ Тагәлә гамәлләребезне кабул итүен теләсәк, ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, гамәлебез ихластан бары тик АЛЛАҺ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Икенчедән, сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтенә туры килүе шарт. Шул вакытта гына безнең динебез, гыйбадәтләребез дөрес булачак. Вәгазебезне АЛЛАҺның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Бакара сүрәсендә АЛЛАҺы Сүбхәнәкә вә Тагәлә әйтә:

“Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрләрне халык кылучы Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз! Бәлки тәкъва кешеләрдән булырсыз. Ул сезгә җирне түшәк кылды, вә күкне бина кылды, вә күктән яңгыр иңдерде, сезгә ризык булсын өчен төрле җиләк-җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез: Аның тиңдәше юк! 

Һәрбарча мөселманнарга  Аллаһ Тагәлә тәүфыйк-һидәят биреп, барчабызны да тәүхид әһелләреннән кылса иде, амин!