Тәкъвалык һәм күркәм холык


Мөселманның төп максаты – бу дөньяда изге гамәлләре белән җәмгыяткә файда китереп, җәннәткә керү. Нәкъ сәхабәләр кебек! Сәхабәләр дә бит һәрвакыт изге гамәлләр кылырга омтылганнар һәм пәйгамбәребездән ﷺ нинди гамәлләрнең җәннәткә кертүе турында сораганнар. Бу гадәти белем, мәгълүмат туплар өчен генә эшләнмәгән, алар ишеткәннәрен зур ихласлык белән тормышта кулланып, җәннәтле булырга теләгәннәр. Әбү Хөрәйра исемле сәхабә әйткән:

“Шулай бервакыт пәйгамбәребездән ﷺ: “Кешеләрне җәннәткә иң күп нәрсә кертә”, – сорадылар. Һәм ул әйтте: “Тәкъвалык һәм күркәм холык (Тирмизи риваяте, 2004).

Әйе, пәйгамбәребез ﷺ җәннәткә керүнең иң мөһим сәбәпләрен безгә әйтеп калдырган. Тәкъвалык кешенең Раббысы белән арасын төзәтә, күркәм холык исә кешеләрне дуслаштыра.

Тәкъвалык – ул Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын өмет итеп, Ул кушкан әмерләргә буйсыну, Аның газабыннан куркып, Ул тыйган гөнаһлы гамәлләрдән тыелу.

Мәсәлән, Коръәндә Раббыбыз безгә намаз укырга әмер бирде, димәк, Аллаһы тарафыннан биреләчәк хәерле нәтиҗәне уйлап, без Аңа буйсынабыз – көненә биш вакыт намаз укырга тиеш булабыз. Шулай ук, Рамазан аенда ураза тоту; байлыгыбыз булса, зәкят түләү, сәдака бирү; үзебез сәламәт, ә малыбыз җитәрлек булса, хаҗ кылу.

Боларның капма-каршысы булган сыйфатлар – Раббыбыз тыйган гамәлләрдән тыелмау: кеше әйберен урлау; кеше рәнҗетү; рибага (арттырыла торган процент бәрабәренә) акча алу яки биреп тору; ямьсез сүзләр әйтү…

Тәкъвалыгыбыз ныграк булган саен, изге гамәлләрне, гыйбадәтләрне күбрәк кыла башлыйбыз, гөнаһ-бозык гамәлләрдән тыелабыз, аларны кылудан ерак торачакбыз. Ә инде тәкъвалыгыбыз зәгыйфь булса, ягъни боларга җиңел карау, Аллаһының әмерләренә исебез китмәү сәбәпле, җәннәтсез калуыбыз бар.

Күркәм холык – ул кешеләр белән аралашканда әдәп-әхлаклы булу, үзеңне тота белү. Бу – тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә торган сәбәпләрнең берсе дә. Динебез өйрәткәнчә әхлаклы булып, сүзеңне ялган белән болгатмыйча, биргән вәгъдәләреңне үтәсәң; ярдәм сорап килүчеләргә ярдәм кулыңны сузсаң; гадел булып, золымлык кылмасаң, шул чагында кешеләр сиңа тартылырлар, дуслашырга теләрләр. Шул сәбәпле эш табырга да, гаилә корырга да, төрле өлкәләрдә уңышка ирешергә дә җиңелрәк булачак. Ә иң хәерле нәтиҗәләрнең берсе – ул җәннәтле булуыбызга сәбәп.

Аллаһы Раббыбыз һәр барчабызга тәкъва һәм күркәм холыклы булып, бу дөнья уңышларына ирешергә һәм җәннәтле булырга нәсыйп әйләсә иде!

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.