Тәкъвалык ул – Аллаһтан курку һәм аның кушканнарын үтәү. Бөтен яхшылык, теләсә нинди бозыклыктан котылу шуннан гыйбарәт. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Дөреслектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылучылар белән бергә».[1]
Тәкъвалылар өчен Ул киң ризык һәм авырлыклардан котылу вәгъдә иткән:
«Аллаһыдан куркучыга Ул чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк».[2]
Шул сәбәпле Ул аны дошманнарыннан саклаячак. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Сез сабыр һәм тәкъва булсагыз, аларның хәйләләре сезгә зарар китермәс».[3]
Аллаһы Тәгалә тәкъваларга Үзенең рәхмәтенә өметләнү хокукын биргән:
«… Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга бирәчәкмен…»[4]
Аллаһ Тәгалә Үзеннән куркырга боерган. Куркучыны гафу итәчәген әйткән:
«Ул Үзеннән курку тиешле һәм Ул Үзе гафу итүче Зат».[5]
Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга урнаштырачак:
«Дөреслектә, тәкъвалар бакча һәм елга эчендә, Кодрәтле Хуҗа каршында хак мәҗлестә булачаклар».[6]
Тәкъвалыкның күркәмлеге һәм нәтиҗәләре турында сөйләүче бик күп аять һәм хәдис бар. Моңа аптырарга да кирәкми. Чөнки тәкъвалык пәйгамбәрләр һәм илчеләр юлы. Аллаһы Тәгаләт әйткән:
«Алар – Аллаһ туры юлдан алып баручылар, аларның һи-даятенә ияр!»[7]
Бу – Аллаһның бөтен колларына булган киңәше. Аларны үтәүче уңышка ирешәчәк һәм отачак. Моннан баш тартучы һәлак булачак һәм югалтулар кичерәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:
«Без сезгә кадәр яшәүчеләргә һәм сезгә Аллаһтан куркырга боердык. Әгәр иман китермәсәгез, күкләрдәге һәм җирдәге нәрсәләр Аллаһныкы бит. Аллаһ – Бай, Мактауга Лаеклы».[8]
[1] Нәхел сүрәсе 128.
[2] Талак сүрәсе 2, 3.
3] Әли Гыймран сүрәсе 120.
[4] Әгъраф сүрәсе 156.
[5] Мүддәссир сүрәсе 56.
[6] Камәр сүрәсе 54, 55.
[7] Әнгам сүрәсе 90.
[8] Ниса сүрәсе131.