Тормышыбызның максат-мәгънәсе турында уйлансак, аңа җавапны Коръәннең 📚“Мөлек” сүрәсендәге 2нче аятеннән табарбыз:
“Ул үлемне һәм тереклекне бар итте, сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”.
⠀
Бу аятьтән күренгәнчә, кеше өчен изге гамәлләр дә сынау булып тора, ягъни аларны ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылуыбыз белән. Иртән күзләрне ачуга: «Мин бүген кешелек дөньясына нинди файда китерәчәкмен, милләтем, динем алга китсен өчен, нинди изге гамәлләр кылачакмын», – дип уйларга тиешбез. Йокларга яткач та: «Үз алдыма куйган максатка ирештемме, миннән бүген кешеләргә файда булдымы❓ Һәм болар барысы да, ихластан, Раббыбыз ризалыгы өчен генә эшләндеме❓
⠀
Гомумән, Аллаһ риза булган хәерле эшләр эшләдемме? Без бит ашап-эчеп, йоклар һәм күңел ачар өчен генә килмәдек, ә шушы бөек максат өчен бар ителдек, һәм без моңа омтылабызмы», – дип, үткән көнгә хисап ясарга кирәк.