Сурәтле өйгә фәрештә кермәс

Аллаһ тәгалә безгә бик күп нигъмәтләр биргән. Ул нигъмәтләрне саный башласаң, санап бетергесез.

«Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз» («Нәхел» сүрәсе, 18нче аять).

Шуларның берсе – яшәү урының, йортың булу. «Аллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды» («Нәхел» сүрәсе, 80нче аять). Йортларбызда тынычлык һәм иминлек урнашсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген пәйгамбәребез ﷺ күркәм хәдисләрендә өйрәтеп, аңлатып калдырган. Мөслим риваятендә килә торган бер хәдистә:

«Өйләрегездә «Бәкара» сүрәсен укыгыз, ул сүрә укылган өйдән шайтан кача», – диелә.

Икенче риваятьтә исә: «Бәкара» сүрәсен укыгыз, чөнки аны уку – бәрәкәт (иңүгә сәбәп) һәм аны калдыру – үкенеч», – дигән.

Аллаһка ышанган, иман китергән кешенең өе нурлана, ямьләнә, чөнки өйдә Аллаһны зикер итеп, тәсбих, тәһлилләр әйтелә, Коръән, намаз укыла. Әйе, чыннан да, йортыбызга Аллаһ сүзе керсә, Пәйгамбәребезнең ﷺ бер хәдисендә әйтелгәнчә, өйләр җанланып китә: «Аллаһ зикер ителгән йорт белән Аллаһ зикер ителмәгән йортны үле һәм тере мисалында чагыштырып була» (Мөслим риваяте). Шуңа да гыйбадәт кылып өйләребезне терелтсәк иде.
Өйләребезгә Аллаһның рәхмәте ирешсен һәм бәрәкәт иңеп тынычлык саклансын өчен анда сурәтләр һәм этләр булмаска тиеш.

«Эт һәм сурәт булган йортка фәрештәләр керми», – дигән Пәйгамбәребез ﷺ (Бохари риваяте).

Мөслим риваятендәге хәдистә исә болай диелә: «Эт һәм сыннар (һәйкәл, пот) булган йортка фәрештәләр керми». Ә фәрештәләр кермәгән өйдә бәрәкәт тә, тынычлык та булмаска мөмкин.

Динебездә җанлы нәрсәләрнең – кешенең яки хайванның кәгазьгә ясалган яки фотога төшерелгән рәсемен сурәт дип әйтәләр. Без, дини мәгълүматыбыз булмау сәбәпле, «истәлек өчен» дип, стеналарга якыннарыбызның, дусларыбызның шул сурәтләрен элеп куябыз. Яки «матурлык өчен» дип, хайваннарның һәйкәл формасындагы сыннарын алып өебезгә яки бакчабызга куябыз. Өй эчендә асрамакка этләр алабыз… Шул рәвешле, бәрәкәтне бетерә торган гамәл ишекләрен үз кулларбыз белән ачып куеп, үзебез дә аңламастан, өйдә тынычлык бетүгә, тавыш-гауга чыгуга сәбәпче булабыз. Бу хакта Раббыбыз Коръәндә әйтә:

«Алар өйләрен үз куллары белән һәм мөэминнәрнең кулы белән харап иттеләр» («Хәшер» сүрәсе, 2нче аять).

Шуңа да өебезгә фәрештәләр кереп, изге гамәлләребезне язып торуларын, йортыбызда рәхим-шәфкать булуын, ә шайтан-җеннәр ояламавын теләсәк, безгә өебезне шул сурәтләрдән һәм башка шундый нәрсәләрдән чистартып, зикер-гыйбадәтләр кылырга кирәк.

Үз өендә ничек яшәргә икәнен һәр кеше үзе белә, әлбәттә. Әмма өебезне нурландырырга теләсәк, Раббыбыз таләп иткән әмерләрне үтәмичә бәхет-сәгадәткә ирешеп булмый. Чөнки Ул – Галәмнәрнең хуҗасы һәм идарәчесе, кеше күңеленә тынычлык салучы һәм барча бәла-казадан саклаучы, шуңа да Аңа буйсыну үзебезнең мәнфәгатебезне кайгырту өчен бик кирәк.

Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam