Сөенгәндә һәм көенгәндә укыла торган дога

Пәйгамбәребез ﷺ берәр нәрсәгә сөенсә, болай дип әйткән:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى بِنِعْمَتِهِ تَتِمُّ الصَّالِحَاتُ

Әлхәмдүлилләһил-ләҙии бинигь-мәтиһи тәтиммүс-саалихәәт.

(Аллаһыга барча мактау! Изгелекләр Аның нигъмәте белән эшләнә)

Ә инде пәйгамбәребезгә ﷺ берәр нәрсә ошамаса, болай дип әйтә торган булган:

الْحَمْدُ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ حَالٍ 

Әлхәмдүлилләһи галәә күлли хәәл.

(Нәрсә генә булса да, барча мактау Аллаһыга!) Ибне Мәҗәһ, 3803. Сахих хәдис.