Әгәр сине мактасалар

Кайбер вакыт безне зурлап мактаганда, арттырып та җибәрәләр. Шундый чакта күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия кермәсен өчен нишләргә соң? Аның бик җиңел бер юлы бар – Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылу. Моны безгә сөекле Пәйгәмбәребез ﷺ өйрәтеп калдырган:

اللَّهُمَّ لاَ تُؤَاخِذْنِي بِمَا يَقُولُونَ, وَ اغْفِرْ لِي مَا لاَ يَعْلَمُونَ وَ اجْعَلْنِي خَيْرًا مِمَّا يَظُنُّون

/Аллаһүммә лә тү‘әхыйҙни бимә йәкулүн, үәгьфир ли мә лә йәгьләмүн, үәҗгални хайран миммә йәҙуннүн/.

Ягъни, «Йә, Аллаһ! Алар әйткән сүзләр өчен мине җәзалама, минем алар белмәгән нәрсәләремне ярлыка һәм алар уйлаганнан мине яхшырак кыл» (Имам Бухариның «Әдәбүл-мүфрәд» китабынан, 761).

Димәк, әгәр дә безне кем дә булса мактый башлый икән, без үзебез ятлаган шушы доганы укырга тиеш булабыз.

Раил Фәйзрахманов.