Сигезенче дәрес: күз уразасы

Сау-сәламәт булган күзләр— Аллаһының безгә биргән иң кадерле нигъмәтләренең берсе.

Аллаһы Тәгалә: “Әллә кешегә күрү өчен ике күз бирмәдекме?”- диде (“Бәләд”, 8).
Борыңгылар: “Әгәр Раббыңның сиңа биргән нигъмәтен күрергә теләсәң, күзләреңне йом”, – дигәннәр.

Әгәр бәндә күзләрен изге эшләрдә кулланса, дөнья һәм ахыйрәттә аларның бик күп файдаларын алыр. Ләкин, аларны хәрам юлда кулланса, бу аңа дөньялыкта хәсрәт, ахыйрәттә зур үкенечләр китерер. Шуңа күрә, Раббыбыз иман ияләренә күзләрен хәрамнардан сакларга куша:

“Иман ияләренә әйт: күзләрен хәрамнан төшерсеннәр, зинадан саклансыннар”(“Нур”, 30).

Бабаларыбыз яшәгән заманнарга кайтсак,  алар өчен күзләрне саклау җиңелрәк булгандыр. Телевизор-интернет бөтенләй булмаган, татар авылларында хатын-кызлар урамга яулыксыз чыкмаган. Әгәр бер кеше үзенең йөрәген фетнәләндерәсе килсә, аңа каядыр барырга, ул фетнәнең урынын эзләп табырга туры килгән.

Ләкин, бүген без шундый чорда яшибез, уңыңда да сулыңда да гаүрәт-ялангачлык. Кеше әлеге фетнәләрдән урамда да, базарда да, эштә дә, хәтта мәчеткә кереп тә котыла алмый. Бүген гөнаһ кылыйм дигән кешегә бөтен ишекләр ачык. Гөнаһ кылу җиңелрәк булган саен, аннан котылу, саклану мәшәкатьлерәк. Әмма, гөнаһтан саклану авыррак булган саен, аның әҗер-савабы да күбрәк.

Ата-бабаларыбыз яшәгән заман белән чагыштырганда бүген безнең өстебездә күзләребезне саклау бурычы зуррак һәм аның әҗере дә күбрәк, инша Аллаһ.

Кайбер кешеләр: “Аллаһ ирләргә шәһват биргән, хатыннарга матурлык биргән икән, нигә аңа карамаска инде?” – диләр. Әлбәттә, матурлыкны инкярь итмибез, сәламәт ирнең күзе хатын-кызга төшәргә тиеш, ирләргә түгел. Соңгы вакытта күзе ирләргә төшүче “ирләр” дә арта башлады.
Иләмнәрен ачып урамнан барган хатын-кызның матурлыгы бар – шиксез, ләкин, ул матурлык синеке түгел, синең аңа хакың юк, ул хәрам.

Сөекле пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم  никах турында: “Аларның тәннәрен Аллаһ сүзе белән үзегезгә хәләл иттегез”, – диде.

Иман иясе: чит кешенең малы аңа хәрам булган кебек, аның хатынының матурлыгы да хәрам булуын аңлый. Әлбәттә, бу нәрсәне күңел илә кабул итү өчен иман кирәк. Шуңа күрә, Аллаһ югарыда искә алынган аятьтә: “Иманы булганнарга әйт!” – дип боерды.

 Йә, Раббым, дөньялыкта күзләребезне хәрамнардан сакларга, ахирәттә Синең Дидар шәрифеңне күрергә насыйп әйлә.