Шәввәл ае уразасы

📌 Шәввәл аенда ураза тотуның фазыйләте.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) болай диде:

«Кем Рамазан аенда уразаны тотып бетереп, аннан соң Шәввәл аенда алты көн ураза тотса, ул бер ел буе ураза тоткан кебек булыр (бер ел ураза тоткан әҗер-савапны алыр)»

📚(Мөслим риваяте).

Кардәшләрем, бу безгә әҗер-савап алу өчен зур бер форсат түгелме? Әлбәттә, мондый мөмкинчелекне кулдан ычкындырырга ярамый. Рамазан аенда тулы бер ай ураза тоткач, тәнебез, нәфесебез инде чыныккач, тагын нибары алты көн генә ураза тоту һич авырлык тудырмас. Шуңа күрә Шәввәл аеның уразасын да тотарга тырышыйк. Чөнки ихластан Аллаһ ризалыгы өчен, дөрес итеп, уразабызны бозмыйча, бу алты көнне дә тотсак, нинди зур әҗер-савап языла бит безгә, хәтта бер ел ураза тоткан кебек әҗер-савап алачакбыз.

Хәдистән аңлашылганча, башта тулысынча Рамазан еның уразасын тотып бетерү тиешле, аннан соң гына Шәввәл уразасына керешү зарур. Чөнки кайбер кешеләр сәфәрдә булу сәбәпле яки авыру аркасында Рамазанда кайбер көннәрен ураза тотмый калдырган булырга мөмкиннәр. Мондый вакытта башта Рамазан аенда калдырган көннәрне каза кылырга, бары аннан соң гына нәфел уразага керешергә кирәк. Чөнки Рамазан уразасы фарыз ураза, ә Шәввәл аенда ураза тоту нәфел уразалардан санала.

Тагын бер нәрсәне искәртергә кирәк: «Шәввәл аенда алты көн ураза тотса» дигән сүзләр тоташтан алты көн тотарга дигән сүз түгел, ә уразаны бүлеп тотсаң да рөхсәт ителә дигән мәгънәдә килә. Әйтик, бер көн тотасың, ике көн тотмыйсың, янә бер көн тотасың, ике көн тотмыйсың, яки көн аралаш тотасың. Ягъни кешенең үз ихтыярында, әлеге нәфел уразасын ничек тотасы килә, шулай тота ала, иң мөһиме, Шәввәл аенда янә алты көн ураза тотарга.

Кардәшләрем, әҗер-савапларны алу өчен бергәләп тырышыйк!