Ислам дине барлык җан ияләренә дә мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булырга, аларны кайгыртырга өнди.
Пәйгәмбәребез ﷺ бервакыт шундый хәдис сөйләгән: «Ничектер бервакыт, үз юлы белән барган бер кешенең бик нык су эчәсе килгән. Ул коега төшеп су эчкән, ә аннан чыкканда үз каршында бер эт күргән. Ул эт, су эчәсе килүеннән, телен чыгарып, юеш җирне ашап тора икән. Моны күргәч, бу кеше үз-үзенә: «Минем ничек нык су эчәсем килгән кебек үк, бу этнең дә су эчәсе килә икән», – дип әйткән. Шуннан соң ул коега төшеп башмагына су тутырган, аны авызына кабып, суын түкмичә өскә менгән дә, эткә су эчергән. Моның өчен, Аллаһы аның гөнаһларын кичергән һәм аңа Үз рәхмәтен ирештергән (Җәннәткә керткән)».
Тыңлап торганнан соң, сәхабәләр Пәйгәмбәребездән ﷺ: «Йә, Аллаһ Илчесе, хайваннар өчен дә безгә савап языламыни?» – дип сораганнар. Ул: «Савап бар төрле җан ияләре өчен дә языла», – дип әйткән. (Бухари риваяте, 2363).
Димәк, бу хәдис тә рәхим-шәфкатьле булуга бер дәлил булып тора. Әгәр дә без хайваннарга карата мәрхәмәтле булып, аларны вакытында ашатырга, вакытында су бирергә тырышабыз икән, бу игелекле эшләребезгә дә Аллаһы тәгәлә әҗерен бирәчәк. Бигрәк тә, бу салкын кыш көннәрендә ризык табырга авыр булган чорда аларга ризык бирсәк, җимлекләр элеп, кошлар ашый торган ярма һ.б. салып аларны шатландырсак, бик тә хәерле изге гамәл эшлибез бит. Шул сәбәпле, гөнаһларбызның гафу ителүе һәм үз ризыкларыбызның бәрәкәтле булуы өчен мөһим бер сәбәп кылган булырбыз.
Күңелендә яхшылык булган һәм битарафлыктан азат кеше өчен боларны эшләү бер дә авыр түгел. Үзебездән артып калган ризыкны да салкында интегүче кошларга, бер кабымлык ризыкка тилмерүче хуҗасыз этләр һәм мәчеләргә чыгарып бирсәк, шул сәбәпле үзебезне исрафтан, ягъни азыкны әрәм итүдән сакларбыз. Бәлки, Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керергә бер кечкенә генә изге гамәлебез җитмәс. Ә шул хайваннарга кылган бер кечкенә игелекле гамәлебез нәкъ шул җитмәгән гамәлебез булыр?! Шуңа да һәр җан иясенә яхшы мөгамәлә кылырга тырышсак, аларны ризыклы итү турында да уйласак, көчебездән килгәнчә ярдәм итсәк иде.
Раил Фәйзрахманов.