🤝 Гади исәнләшү генә түгел…

Кайчакларда искиткеч җиңел, гади генә гамәлдән баш тартып, үзебезне зур хәерлелектән мәхрүм итәбез. Шул гамәлләрнең берсе – исәнләшү.

Без, татарлар, ислам динендә булып та дуслар, туганнар, күршеләр һ.б. кешеләр белән очрашкач, сүзебезне «исәнмесез», «хәерле көн», «сәлам» дип башлап җибәрәбез. Әйе, һичшиксез, бу – әдәплелек билгесе. Әлеге сүзләр белән сәламләшүнең бер гаебе дә юк. Ә шулай да без, мөселманнар, үзара Раббыбыз кушканча исәнләшсәк, бер-беребезгә дога кылган, хәерлелек теләгән булырбыз.

«Әс-сәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәәтүһү», – дип әйтсәк, «сиңа Аллаһының сәламе, ягъни иминлеге һәм рәхмәте вә бәрәкәте ирешсә иде», дип дога кылган булабыз. Һәм ул да: «Үә гәләйкүмү сәләмү үә рахматуллаһи үә бәрәкәәтүһү», – дип, сәламебезгә каршы сәлам белән җавап бирсә, «сиңа да Аллаһы иминлеген биреп, эшләреңне бәрәкәтле кылса иде», – дип яхшылык теләгән була. «Үә» сүзе гарәп теленнән татарчага тәрҗемә иткәндә «һәм сиңа да» дигәнне аңлата. Бу хакта белмәү сәбәпле, кайберәүләр «мәгәләйкүмү сәлам», дип җавап кайтара. Гарәп телендә «мә» кисәкчәсе инкарь итүне аңлата. Безгә хәерле дога кылган кешегә без «мәгәләйкүмү сәләм» дисәк, «синең иминлектә, рәхмәттә, бәрәкәттә булмавыңны телим» дигән мәгънә килеп чыга түгелме?! Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтармауны мөселман уена да китерә алмый. Шуңа да «үә» белән «мә»не һич бутый күрмик.

Яңадан төп фикеребезгә кайтыйк әле. Бүген безгә иминлек, рәхмәтле була белү, малыбызга да, вакытыбызга да һәм, гомумән, тормышыбызга да бәрәкәт кирәк. Шулай булгач, ник соң алайса исәнләшкәндә бер-беребезгә шушы доганы кылырга саранлабыз?! Һич авырлыгы юк бит. Әйе, «исәнмесез»гә караганда, бераз озынрак, әмма мәгънәсе ягыннан тирән, тормышыбызга бик тә кирәкле, үтә мөһим сүзләр.

Әлбәттә, алай озын итеп күрешергә кайчак оялып та куярга мөмкинбез. Ул вакытта «әссәләмү гәләйкүм» дип әйтү белән чикләнсәк тә була. Ә тулысынча сәлам бирү һәм тулысы белән җавап кайтару – монысы, һичшиксез, хәерлерәк. Раббыбыз Коръәндә дә бу турыда хәбәр итеп, сәлам бирсәләр, иң хәерле җавап белән кайтарырга куша:«Әгәр дә сезне мөселманнардан берәү сәламләсә (әс-сәләәмү галәйкүм дип исәнләшсә), сез аны тагын да яхшырак, арттырыбрак сәламләгез (вә галәйкүмүс-сәләәм вә рахмәтул-Лааһи вә бәракәәтүһү, дип өстәгез) яисә сәламенә шулай ук (вә галәйкүмүс-сәләәм, дип) кайтарыгыз. Аллаһы – бар нәрсәне Исәпкә Алучы. Ул – һәрберәүне гамәленә күрә Хисап Итүче».
📚(«Ниса» сүрәсе, 86нчы аять).

Шуңа да сәламне тулысынча әйтсәк һәм җавабыбыз да тулы булса, тагын да яхшырак, саваплырак булачак. Моңа тагын бер дәлил: Гыймран бине Хосаен صلى الله عليه وسلم хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم янына бер кеше килеп: «Әс-сәләәмү галәйкүм», – дип әйтә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аның сәламенә сәлам кайтара, ул кеше кырыйга барып утыра, ә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Ун», – дип әйтеп куя. Шуннан соң, икенче бер кеше килә һәм: «Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтул-Лаһи», – дип әйтә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аның сәламенә дә сәлам кайтара, ул кеше кырыйга барып утыра, ә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Егерме», — дип әйтеп куя. Шуннан соң, тагын бер кеше килә һәм: «Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтул-Лаһи вә бәракәәтүһү», — дип әйтә. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аның сәламенә дә сәлам кайтара. Бу кеше кырыйга барып утыргач, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Утыз», – дип әйтеп куя 📚(Тирмизи риваяте).

Тагын ошбу сорауга да җавап бирү файдалы булыр, дип уйлыйм: сәламне беренче булып кем башлап җибәрсә әйбәтрәк? Динебездә моңа да җавап бар. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Кечкенәсе иң олысын сәламләргә, узып баручы кеше утырып торганны сәламләргә, ә кечкенә төркемле кешеләр күбрәк кешеләр булган төркемне беренчерәк сәламләргә тиеш»,– дигән бер хәдисендә
📚(Бухари риваяте).

Әйе, динебез иң беренче булып үзеңнән зуррак булган кешеләрне сәламләргә куша. Шулай ук, машинада яки велосипедта утырып барасың икән, син юл буенда утырып торган кешене беренчеләрдән булып сәламләргә тиешсең. Моның хикмәтен галимнәр болай аңлата: машинада баручы яки утырып торучы җәяү баручыдан өстенрәк булганга, аларның калебләренә тәкәбберлек кермәсен һәм алар гадилеген югалтмасыннар өчен шулай эшләнелә, ди алар.

Нәтиҗә ясап шуны әйтик, Раббыбыз безгә карата шундый Рәхимле, хәтта күрешкәндә дә бер-беребезгә яхшылык теләргә куша һәм җавапны тагын да яхшырак рәвештә кайтарырга чакыра. Гадәттә, без акча мәсьәләсендә, әйбер сатып алганда үзебез өчен отышлы булганны сайлыйбыз. Әйбернең яхшырагын һәм арзанрагын эзлибез. Андыйны каян табып булуы турында сорашабыз, төпченәбез. Эшкә кергәндә дә кайда күбрәк түләгәннәрен, мөнәсәбәтнең кайда яхшырак икәнен белешәбез. Ә менә иманыбызга, мәңгелек тормышка кирәк булган нәрсәләрдә һич тә төпченергә, белешергә ашыкмыйбыз, шул сәбәпле күпме хәерлелектән үзебезне мәхрүм итәбез.

Менә шуларны аңлап, сүздә генә игелек теләп калмыйча, ә гамәлләрдә дә бер-беребезгә эчкерсез күңел белән игелекләр кылып һәм шул эшләрдә ярдәм итешеп яшәсәк, җәмгыятебез тагын да ямьләнеп китәр.

Раил Фәйзрахманов
https://t.me/tatislam