Үзеңә ярамаганны биргәнче…

Динебез Ислам шундый камил дин ки, Аллаһы тәгалә җәмгыятебезнең бар тарафын да кайгырткан. Үзеңне генә кайгыртып яшәүне хупламый динебез, ә, киресенчә, тирә-ягыбыздагы башка кешләрнең дә хәлләрен белеп, аларга көчтән килгәнчә ярдәм итеп яшәргә өнди.

Коръәндәге бик күп аятьләрдә юмартлыкка, булган малыңнан өлеш чыгарырга, мохтаҗларга садака бирергә чакыра:”Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһы юлына бирегез – сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: «И, Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп, яхшы кешеләрдән булыр идем».  Аллаһы сезнең һичберегездән әҗәлне кичектермәс, әгәр аның әҗәле килсә. Аллаһы сезнең барча эшләрегездән хәбәрдардыр (“Монафикълар” сүрәсе, 10-11нче аятьләр).

Менә шушы аятьтә искәртелгәнчә, кеше бу дөньядан киткәч, саранлыгы, комсызылыгы аркасында бик каты үкенәчәк.  Төзеп бетермәгән йорты, сатып алынмый калган машинасы өчен һич үкенмәячәк. Ә менә бирергә мөмкинлеге булып та бирелми калган садакалары өчен аның күңеле сыкрар. Садака – бик олуг дәрәҗәдәге изгелекләрнең берсе, чөнки кеше иң яраткан малын, байлыгын башкалар белән бүлешә, бу гамәл кеше нәфесе өчен бик авыр. Шуңа да ул Аллаһыга якынайта торган иң хәерле гамәлләрдән санала.

Кешене садака бирүдән туктата торган сәбәп – ул фәкыйрьлектән курку. Садака бирсәм, акчам кими, үземә калмый дигән фикерләр тотып тора безне. Әмма белегез, бу – шайтанның бер вәсвәсәсе генә. Раббыбыз әйтте бит Коръәндә: “Сез садака биргән чакта шайтан сезгә фәкыйрьлекне вәгъдә итә һәм, малыгыздан өлеш чыгаруны тыеп, яманлыкны-саранлыкны әмер итә. Ә шул ук вакытта Аллаһы сезгә, фәкыйрьләргә биргән садакаларыгыз бәрабәренә, гөнаһларыгызны ярлыкауны, фазыйләтле мал артуны вәгъдә итә. Аллаһы — һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул — бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе” (“Бәкара” сүрәсе, 268нче аять) . Садака бирү, аятьтә әйтелгәнчә, малыбызның артуына һәм акчабызны  бәрәкәтле итүгә сәбәп булып тора. Ихластан Аллаһы юлында фәкыйрь-мохтаҗларга күпме генә ярдәм итсәк тә, Аллаһы әлеге гамәлебезне хәерлесе белән кайтарачак. “Әйт: «Минем Раббым теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, теләсә, шул ук кешегә ризыкны тар кылыр. Тиешле урыннарга, Аллаһ ризалыгы өчен яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, Аллаһы аның урынына (йә дөньяда, йә ахирәттә), әлбәттә, яхшысын бирер, Ул — Аллаһы –  ризык бирүчеләрнең хәерлеседер” (“Сәбә” сүрәсе, 39нчы аять). Шуңа да садака биргәндә акчам кими, үземә калмый, дип уйларга ярамый, киресенчә, булган малыбызга бәрәкәт кенә иңәчәк. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ хәдисе дә дәлил, ул: “Садака малны киметми (Мөслим риваяте)”, – дип әйтеп калдырган.

Әмма шунысы да бар, хәер биргәндә үзебез яраткан яхшы, сыйфатлы нәрсәләрдән бирергә кирәк. Тормыштан бер мисал китерим әле. Берсендә шулай, балаларга бәйрәм оештырырга әзерләнәбез. Бүләк җыябыз. Берәү үз  кибетендәге ватык, брак уенчыклар бирде. Бу уенчыкларны сатып булмый инде, алар – ватыклар. Сезгә бирәм, хәердән китсен, – диде бу. Без аптырашта калдык. Ярышта тырышып җиңгәч, ватык уенчык тоттырсалар, бала күңеле рәнҗемәсме? Ә сатучының үз баласына шул ватык уенчык эләксә, аңар ошар идеме икән? Нишләп без үзебезгә ошамаган, кулланмаган, күңелгә ятмаган нәрсәләрне хәердән, садакадан китә, дип уйлыйбыз соң? Мондый кешеләрне Аллаһы тәгалә Коръәндә кисәтә: “Әй, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапкан малларыгызның яхшысыннан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләрдән Аллаһы тәгалә юлында өлеш чыгарыгыз. Начарын өлеш итеп чыгаруны тели күрмәгез. Сез бит аны, үзегезгә бирелгән очракта, чыраегызны сытып, күзегезне йоммыйча алмас идегез. Аллаһының Бай һәм Мактау Иясе икәнен белегез (“Бәкара” сүрәсе, 267нче аять)”.

Шулай ук, гошер садакалары биргәндә дә кайберәүләр үзләре ашамый торган бозыла башлаган яшелчәдән өлеш чыгаралар. Әмма үзеңә ашарга ярамагач, башка кеше ничек ашасын соң инде аны?! Бу гамәлебез изгелектән китәрме икән соң? Үзебез ярата торган, сыйфатлы, үзебезгә кадерле булган малыбыздан, ризыгыбыздан өлеш чыгарырга өйрәнмичә, хакыйкый юмартлыкка һәм тәкъвалыкка ирешә алмаячакбыз, дәлил итеп Раббыбызның сүзләрен китерик: “Яраткан нәрсәләрегездән садака итеп өлеш чыгармыйча, изгелек савабына ирешә алмассыз. Дөреслектә, сез нәрсәдән генә өлеш чыгарсагыз да, садака итеп нәрсә генә бирсәгез дә, Аллаһы аның турында белеп тора. Ахыйрәттә Ул, һичшиксез, биргәнегезгә күрә кайтара (“Гыймран” сүрәсе, 92нче аять)”. Әгәр биргән хәеребездән чынлап торып әҗер-савап аласыбыз килсә, малыбызга бәрәкәт теләсәк, үзебезгә кадерле булган байлыгыбыздан сыйфатлы, әйбәт нәрсәләрдән генә өлеш чыгарып, нәфесебезне тәрбияли башларга кирәк.

Бүген ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр бихисап. Кемгәдер операция ясатырга кирәк, кемдер әҗәтен түләп бетерә алмый тилмерә, кайсыларына азык-төлек җитеп бетми…Шуңа да ай саен хезмәт хакыбызның күпмедер бер өлешен ярдәмгә мохтаҗ булган  шундый кешеләргә бирергә тырышсак иде. Ихластан Аллаһыга якынаю нияте белән ярдәм итсәк, файдасы мохтаҗларга гына булмый, әлеге гамәлебез малыбызга бәрәкәт, Ахыйрәткә савап булып, үзебезгә дә икеләтә отыш белән әйләнеп кайтачак. Шуңа да гафил булмыйк, малыбыздан өлеш чыгарып яшәргә омтылыйк!

“Аллаһы тәгалә ризалыгын өмет итеп, малларын, төнлә һәм көндез, яшерен рәвештә һәм ачыктан-ачык өлеш итеп чыгаручылар Раббылары каршында әҗер-саваплы булырлар. Алар киләчәктә буласы бернәрсәдән курыкмаслар, булып үткән һичнәрсәгә кайгырмаслар” (“Бәкара” сүрәсе, 274нче аять).