«Сабырлык – ачы, җимеше – татлы»  

«Сабырлык – ачы, җимеше – татлы»  

Тормыш без теләгәнчә генә бармый, кардәшләрем. Сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез. Кеше  гомер юлында төрледән-төрле  сынаулар аша үтә. Ул сынау-имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыгар өчен, сабырлыкка ия булу  зарур. Нәрсә соң ул сабырлык? Әгәр дә  тормышта бик тә авыр хәлдә калганда  да    түземлелек күрсәтеп, үз-үзеңне кулда тотып, ямьсез сүзләр һәм начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыеп кала алсаң, ныклык күрсәтсәң, менә шул үзе сабырлык була  да инде.

Кеше үз тормышының  бер көйгә генә агуын теләсә дә, дөнья көткәндә   сынаулары да  булмый калмый шул.  Теләсә нинди авыр сынауларны да бары тик  Аллаһының ярдәме белән  һәм сабыр итеп кенә җиңеп чыгып була.

Әйтик, укыган вакытта имтихан бирә алмасак яки башлаган  эшебез уңышлы барып чыкмаса,  һич тә төшенкелеккә бирелмичә, барысын да кат-кат күздән уздырып, үзебез өчен тиешле нәтиҗә ясарга һәм  хаталарыбызны төзәтү өстендә эшләргә кирәк. «Миннән булмады инде» дип, кул селтәп,  төшенкелеккә бирелмик,  сабыр булыйк! Аллаһы тәгәлә Коръәндә дә сабырлык ияләрен бик күп аятьләрдә мактый:

«Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән» («Бәкара» сүрәсе, 153нче аять).

«Сабыр булучыларны шатландыр» («Бәкара» сүрәсе, 155нче аять).

«Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе 146нчы аять)

«Сабыр итүчеләргә генә хисапсыз әҗерләр бирелер» («Зүмәра» сүрәсе, 10нчы аять).

Күрәсезме, һәркайсыбыз өчен яшәеш кануны булган Коръәндә сабырлыкка дәлилләр  шулхәтле күп!  Димәк, сабыр кешеләр төркеменнән булу өчен, безгә дә әлеге сыйфатны үзебездә   булдыру өчен даими рәвештә тырышырга кирәк.

Сабырлык, шулай ук, нәфесне гөнаһлы бозык гамәлләрдән тыяр өчен дә кирәк әле ул.   Әгәр  дә кеше сабырсыз икән,  гөнаһка илтә торган ярамаган нәрсәләр очратса, шул түземсезлеге аркасында,  аның гөнаһ  кылу ихтималы бермә-бер арта.  Халкыбызның «Сабырлык – ачы, җимеше – татлы»  дигән мәгълүм мәкален искә төшерү  дә урынлы булыр.   Бүгенге көндә гөнаһка этәрә торган нәрсәләр бик күп булу сәбәпле, сабыр итүе дә бик авыр. Әмма онытмагыз, әлеге мәкальдә әйтелгәнчә, сабырлык бик ачы булса да, аның ахыргы нәтиҗәсе бик   татлы булачак: ул – Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керү…