Яңа китап: Рухи азык (Вәгазьләр җыентыгы)

Тормыш матурлыкларына, материаль дөньяның рәхәтлегенә алданып яшибез бүген. Акча, мал-мөлкәт, байлык артыннан куабыз, балаларыбызның да тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, утырып йөрергә машиналары, яшәргә фатирлары булсын дип, бар көчебезне куябыз, тир түгәбез. Барысы да бар, җитеш кебек. Әйе, тәнебезне матурлау, яхшырту, сәламәтләнү өчен күп көч куела, ә менә калебебез, күңелебезне пакьлау хакында уйланабызмы? Аның да бит “тамагы” ач, аңа да бит нидер җитми, нидер кирәк.
Әлеге вәгазьләр җыентыгында сез күңелегезне борчыган бик күп сорауларга җавап, ә калебегезгә рухи азык табарсыз. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

🎁 Китапны Казаннан “Ихлас” @ihlas_kazan кибетеннән алаласыз (Парижская коммуна 19) яки “МуслимМаркет” исемле интернет кибетеннән ала аласыз:
https://musmart.online/kniga-ruhi-rizyk-rail-fayzrahmanov/