Ришвәт бирүче дә, аны алучы да бердәй гөнаһлылар

Кеше, мал  ярату сәбәпле, нинди генә адымнарга бармый да, нинди генә чикләрне узмый. Хәтта башкаларның тормышына зыян килә торган булса да, ул хакта уйламый, акча өчен барысын да эшли. Хакың булмаган килеш кеше малын үзләштерүгә этәрә торган шундый куркыныч гөнаһларның берсе – ришвәт бирү.

 Җир йөзендә бу начарлык турында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Аның ярамаган эш икәнен белеп торсак та, ришвәтчелекне күпме генә яманласак та, үз тормышыбызда хәл итеп булмаслык берәр мәсьәлә килеп чыкса, нишлибез? Әйе, башыбызга иң беренче килгән уй:  «Кемне табып, кем белән сөйләшеп һәм кемнең кесәсенә күпме салып бу мәсьәләне хәл итеп булыр икән?».

Болай уйлау гөнаһмы? Һичшиксез! Кеше, нәрсәнедер хәл итү өчен, кирәкле кешесен табып, күпмедер акча «төртә». Монда кем гаепле? Бирүче дә гаепле, алучы да.

Башкасы турында язып та тормыйм, бу тормышта, иртәме-соңмы, һәркем мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр  булган медицина хезмәткәрләрен генә мисалга китерәм. Авыруы чигенә чыккан кеше, сызлануларына шифа таба алмыйча, ак халатлы  табиб янына килә. Үзен нәрсә борчыганын сөйләп бирә. Әгәр дә акчага табынмыйча, бар күңелен биреп эшләүче табиб булса, ул чирле кешене җентекләп тикшерәчәк, анализларга юллама бирәчәк, соңыннан аларны карап, тиешле дәвасын билгеләячәк. Ә инде үзе янына килгән һәр авыру кешедән бүләк көтеп утыручы табибка туры килсәң, эш харап. Ул сине карап та, теге яки бу чиргә нәрсә китергәнен юньләп тикшереп тә тормыйча, тышкы билгеләре буенча гына диагноз куеп, уена беренче килгән берәр төрле даруны язып, кайтарып җибәрергә дә мөмкин. Шундый хәсрәт белгечләрнең җавапсызлыгы аркасында, соңыннан кешедә җитди авыру булганлыгы ачыкланырга мөмкин.

Юкса мондый хәлгә җиткермичә, беренче килгән вакытта ук дөрес дәва билгеләп булыр иде. Хезмәт хакына эшләгән башың белән, чирле кешедән акча көтеп утыру – үзе үк гөнаһ. Тормышта очын-очка ялгап яшәүчеләр аз түгел бит!

Динебез дә, бер сәбәпсез, гаделсез юл белән кеше малын ашаудан тыя. Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Бер-берегезнең малын гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз. Белеп торган көе кешенең малын өлешчә генә булса да, махсус тартып алыр өчен, хөкемдарларга ришвәт бирмәгез» («Бәкара» сүрәсе, 188нче аять).

Галимнәр бу аятьне тәфсир кылып, болай диделәр: «гаделсезлек белән тартып алып ашамагыз» дигән сүзләргә – караклык та, ришвәт тә, алдалап акча үзләштерү дә, риба да кергән һәм бу аять әлеге гөнаһлардан кисәтә. Ә бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд : «Аллаһның ләгънәте булсын ришвәт алучыга да һәм бирүчегә дә»  – дип әйтеп калдырган (Әбү Давыд риваяте). Димәк, бу начарлык динебездә зур гөнаһлардан санала. Ришвәтчелек аша кәсеб иткән акчабыз бу дөньяда малыбызның бәрәкәтен алырга да, күңел тынычлыгын качырырга да һәм кыямәт көнендә каты газабка китерергә дә мөмкин.

Әлбәттә, бирүче булмаса, алучы да булмас иде. Үзебез моңа, тегеңә акча «төртеп», проблемабызны хәл итәрдәй җаваплы урындагы кешеләрне, белгечләрне боздык, ә бу исә җәмгыятьтә ришвәтчелек  тамыр җәюгә китерде. Шуңа да бу чирдән дәвалануны да үзебездән башларга һәм, шулай ук, дәүләт күләмендә дә тиешле катгый кануннар кабул ителеп, аны эшләтү «рычагы» булырга тиеш.

Аллаһыга тәвәккәлләп, ришвәт бирмичә генә гадел юл һәм хикмәт белән үз максатыбызга ирешүдә тырышыйк. Моның өчен, иң беренче эш итеп, Аллаһыдан ярдәм сорарга һәм «юлларын ачсаң, хаксызга кешегә акча  бирмичә дә ярдәмчеләрен җибәрсәң иде», дип догалар кылырга онытмыйк.

«Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Һәм кем барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер» («Талак» сүрәсе, 2нче,3нче аятьләр).