Аллаһ Тәгаләне Рамазан аенда гына искә төшерүчеләрдән булмыйк
Кардәшем, әле кайчан гына зарыгып көтеп алган Рамазан аена кергән идек. Инде менә Шәввәл ае да башланып китте. Әзрәк күңелсез дә булып киткәндер, әлбәттә. Чөнки Рамазан аенда укылган тәравих намазлары, гаилә белән бергә ифтар ашау, күп итеп Коръән уку, ихластан догалар кылу – болар барысы да күңелле вакыт булып хәтерләргә уелып кала бит.
Әмма бик еш шундый бер гаҗәеп хәлгә тарыйсың: Рамазан ае тәмам булуга, кайбер мөселман кардәшләребез Аллаһка гыйбадәт кылуга салкын карый башлый. Яңадан гафиллеккә чумалар, ай буе тырышып укыган Коръән китабы да китап киштәсенә менеп утыра, икенче Рамазанга хәтле ул ачылмый да хәтта. Әйтерсең, без елга бер мәртәбә генә, елга бер ай гына гыйбадәт кылабыз да, ялга таралышабыз.
Кардәшләрем, Аллаһ Раббыбызны айга бер генә искә төшерүчеләрдән булмасак иде. Бер генә ай түгел, ә ел әйләнәсе Аның Бер Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә насыйп булса иде. Рамазан аенда ничек тырышып гыйбадәт кылдык. Шул рәвешле калган айларда да зур һәм җитди тырышлык белән Аллаһка якынаерга язсын!
Рамазан аенда ничек күп итеп Коръән укыган, мәчеткә намазларга йөргән, ураза тоткан, сәдакалар биргән һәм башка төрле изгелекләр кылган булсак, Рамазан аеннан соң да шулай ук дәвам итсәк иде.
Яшәешебезнең төп максатын онытмыйк, кардәшләрем:
«Мин кешеләрне һәм җеннәрне бары тик миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем», – ди бит Раббыбыз Аллаһ та «әз-Зәрият» сүрәсенең 56нчы аятендә. Әнә шул максатны гел исебездә тотсак иде.