Рәхәткә түзеп кара

БАЙЛЫК ЗУР СЫНАУ

Күп итеп акча эшләргә һәм бай булырга омтылмаган кеше юктыр. Һәрберебезнең муллыкта яшисе килә. «Тормышыбызның бар яме, бар рәхәте – күп итеп мал җыюда», – дип фикер йөртәбез. Әйе, моның белән дә килешмичә булмый. Әгәр акчаң булса, теләгәнеңне ашап, күңелеңә ошаган киемне алып, иң яхшы табибларда дәваланып, чит илләрдә ял итеп, зур йортларда яшәп, яхшы машиналарда йөреп була. Шул сәбәпле, боларга ирешкән кеше, үзенә күрә, туплаган байлыгының рәхәтен таба, булдыклылыгына сөенә, «бу тормыш бер сынаусыз, фетнәсез», дип уйлый башлый.
Аллаһка шөкер, бүгенге көндә иркен тормышта яшибез. Күпчелек гаиләдә – икешәр-өчәр машина, табыннар ризыктан сыгылып тора, шкафта киемнәребез шулкадәр күп, кайсысын кияргә белмичә, сайлый-сайлый, башларыбыз авырта. Мондый муллык, иркенлек әби-бабайларыбызның төшләренә дә кермәгәндер.
Әмма байлыкның, муллыкның безнең өчен бик зур сынауга әйләнүе дә бар. «Без сезне сырхау, ачлык кебек яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кебек яхшылык белән сыныйбыз, яки савап белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз – боларны сезгә фетнә кылып, сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз» («Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 35нче аять).

Аллаһ Тәгалә бу аятендә байлыкта кешеләр өчен бик зур сынау да, имтихан да барлыгын бәян кыла. Һәм ул сынау фәкыйрьлек, мохтаҗлык сынавыннан авыррак та булырга мөмкин. Малың арта башлагач, иң авыры – гадилекне саклап калу һәм тәкәбберлек сыйфатын калебкә кертмәү. Кесә калыная башлагач, авыздан: «Менә мин булдырам, табам бит, эшли беләм, ә сез – булдыксызлар, мескеннәр, акчагызны да арттыра белмисез», – дигән сүзләр дә ычкынгалый башлый. Шул сүзләр белән дусларны, якыннарны үпкәләтәбез, янәшәбездән эчкерсез дуслар кача башлый. Акча өмет итеп, берәр файдасы тияр әле, дип, ялагайланып йөрүчеләр кала, әлбәттә, әмма акчаң бетүгә алары да, дуслыклары ихластан булмау сәбәпле, бик тиз качачак.

Бүгенге көн кешесе байлыкка омтылып, үзендәге барлык кешелек сыйфатларын югалта бара. Гадилеген генә түгел, мөлкәт җыям дип, намусын да сата, үзенә тиеш булмаганын, золымлык кылып, көчсезләрдән тартып та ала. Гади халыкны алдалап, ялганлап, соңгы тиеннәренә хәтле суырып алучылар аз түгел. Баеган саен нәфесләре котыра. Чөнки кыйммәтле тормышка бер ияләшкәч, аннан аерыласылары килми. Шуңа да акча эшләү ысулының ниндие дә кулай, дип уйлый андыйлар. Иң мөһиме, акча гына килеп торсын, башка кешеләрне рәнҗетәләрме, авыр хәлдә калдыралармы, балалары ачмы-тукмы – анда байларның һич эше юк. Байлыктан башны югалтмыйча кеше булып кала алу бик зур түземлек сорый. Моны, кызганыч, барыбыз да булдыра алмый.

Әүвәлге заманнарда яшәгән мөселманнарда шундый хикмәтле сүз булган: «Авырлыкка түзәр мөэмине дә, кәфере дә. Әмма җиңеллеккә чыдар ныклы иман иясе генә». Безнең әби-бабайларыбыз фәкыйрьлек, ачлык белән сыналганнар, әмма алар кешелек сыйфатларын югалтмаганнар. Дүрт почмаклы кечкенә өйдә ике-өч буын бергә яшәгән, ә без бүген үзебезнең балаларыбыз белән ике-өч көн дә тора алмыйбыз, кунакка килсәләр, кайчан китәрләр икән, дип йөрибез. Элек әби-бабайлар туганлык җепләрен нык саклаганнар. Хәтта, әле безнең буынның ата-аналары да үз туганнары белән җыелышып бәрәңге алдылар, бергәләп өй юдылар. Авылда кем дә булса йорт төзи башласа, өмә ясап бура күтәрәләр һәм башка эшләрне күмәкләшеп башкаралар иде. Бүгенге көндә туганнар исә авылдагы беркемгә кирәкмәгән черек йортны бүлешә алмыйча, судтан судка йөриләр.

Әйе, без бүген бай, рәхәт тормыш белән сыналдык, әмма бу имтиханны әби-бабайларыбыз кебек үтә алмадык. Әби-бабайларыбыз фәкыйрьлек белән сыналса, без байлык белән сыналдык. Алар бу сынауны намусларын саклап үттеләр, безнең исә байлыкка алдаланып, күңелебез тарайды. Тикмәгә генә борынгылар: «Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый», – дип әйтмәгәннәрдер. Бабайларыбыз нинди генә авыр чорда яшәсәләр дә, диннәрен дә саклаганнар, авыр урак өстендә, эссегә карамастан, уразаларын тотканнар, хәл җыярга суык базларга төшеп утырганнар. Намазларын да калдырмаганнар, кырда урак урганда туктап, аны вакытында укыганнар. Берсе дә «акча эшлисе бар, эшем күп, вакытым юк», дип сылтау тапмаган.

Пәйгамбәребез ﷺ үз өммәтен кисәткән: «Аллаһ белән ант итәм: мин сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм. Әмма, сезгә кадәр булган кавемнәргә ачылган кебек, сезнең өчен дә бу дөнья ачылып, сез аның артыннан куып бер-берегез белән узыша башларсыз, һәм шушы вакытлыча гына булган дөньяга алдану, сезгә кадәр яшәгән кавемнәрне харап иткән кебек, сезне дә харап итәр, дип куркам» Бохари риваяте, 2988.

 

Бүгенге көндә бу хәдиснең чынга ашуын күрәбез инде. Мал җыюда бер-беребез белән ярыша-ярыша барлык чикләрне дә уздык. Аллаһыдан курку да, кешеләрне кызгану да юк. «Акча эшлисе бар, заманасы шундый», – дип, әти-әни янына кайтып хәлләрен белүне дә сирәгәйттек. Туганнар белән йөрешү дә кимеде. Хәтта үз балабыз белән сөйләшергә, аның укуы белән кызыксынырга да вакыт юк, чөнки акча эшләргә кирәк! Намаз укырга һаман вакыт җитми. Нәрсәгә аңа вакыт сарыф итәргә әле?! Намаз бит ул кесәдәге акчаны арттырмый. Шул рәвешле, Аллаһыга табынасы урында, үзебез дә сизмичә, акчага табына башлыйбыз.

 

Дөрес аңлагыз, динебез акча эшләүгә, бай булуга каршы килми. Киресенчә, кеше өлешенә кермичә, җәбер-золым кылмыйча, мал-мөлкәтне хәләл юл белән тапсаң һәм кәсебең Аллаһының кушканнарын үтәргә комачау итмәсә, байлыгыңнан якыннарыңа өлеш чыгарып ярдәмләшеп яшәсәң, бик хуп. Чөнки байлык игелекле эшләр кылырга бик күп мөмкинлекләр ача. Акчалы кеше, акчасызга караганда, файдалы, игелекле гамәлләрне күбрәк кыла ала.

Без дә шуны аңлап, кешелек сыйфатларын һич югалтмыйча һәм акчага табынмыйча яшәсәк иде. Аллаһы ризалыгы өчен намаз укырга, ураза тотарга вакыт таба алсак иде. Хәләл юл белән тапкан малны дөрес куллануны, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәп, бу сынауны тиешле дәрәҗәдә үтәүне Раббыбыз насыйп итсә иде.

Раил Фәйзрахманов.

tatislam.com