📌    رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي  أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَى وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ  صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَصْلِحْ لِي فِي ذُرِّيَّتِي  إِنِّي تُبْتُ إِلَيْكَ وَإِنِّي مِنَ الْمُسْلِمِينَ “Әй, Раббым! Миңа, үземә һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итәргә һәм Син риза була торган изге гамәлләр кылырга илһам...

Дәвамын укырга

21 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Бер яктан кимчелеген күрсәң, икенче яктан яхшылыгын күр. Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә. Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул ук кешенең яхшы якларын...

Дәвамын укырга

20 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Гаепне иң элек үзеңнән эзлә. Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле – дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле – идарә итә белми. Гаишник гаепле...

Дәвамын укырга

“Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм малларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез һәм гамәлләрегезгә карый”. 📚Сахих Мөслим: 2 к, 290 б. 📝 Күңелне һәм гамәлләрне яхшыландырмаган мөддәттә сурәтләр никадәр төзек булсын, һәм маллар никадәр күп сарыф ителсен, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләргә рәхмәт каравы белән карамас һәм шул нәрсәләр...

Дәвамын укырга

Унтугызынчы дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Хак булсаң да, юл куярга өйрән. Ир белән хатын бер-берсен бик яратсалар да, холыклар төрле булу сәбәпле низаглар чыкмый тормый. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен мин-минеңне җиңеп, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.

Дәвамын укырга

✅ Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әй, иман китерүчеләр, мал-мөлкәтләрегез һәм балаларыгыз сезне Аллаһыны искә алудан ерагайтмасын. Кемнәр шулай эшләсәләр, алар хәсрәттә булырлар” (“Мөнафыйклар” сүрәсе, 9). Аллаһы Тәгалә кешегә дөньяның бер зиннәте итеп балалар һәм байлык бирә. Әмма, ул нигъмәтләргә бирелеп, аларны бирүче Аллаһыны онытудан кисәтә. Һәр...

Дәвамын укырга

Кайгырма.

  Һәр төшенкелеккә бирелүчегә… Һәр кайгы кичерүчегә… Һәр фәкыйрьгә…. Һәр авыруга… Һәр сыналучыга… Кадерле туганым. Чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап...

Дәвамын укырга

📌 Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Әгәр бер кешедән аның әшәкелеге сәбәпле башка кешеләр ерагайсалар, ул Аллаһ каршында(кыямәт көнендә) иң яман урынны алыр”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Холыкларыбыз күркәм, атналарыбыз хәерле булсын.

Дәвамын укырга

 Унсигезенче дәрес:  Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, кайвакыт каршылыклар тумый тормый. Шайтан...

Дәвамын укырга

Горур атлый татар кызы…

Һәркөн иртә белән, өеннән чыкканчы, ул, көзге янына килеп, үзенең, кыяфәтенә күз сала. Ләкин киеме соңгы көн модасына туры килә микән дип түгел, бәлки Аллаһы биргән зәвыклыгын чит күзләрдән яшерү нияте белән. Көннең эсселегенә карамый, ул озын күлмәген кия, башына яулыгын яба, чәчләрен җентекләп яшерә...

Дәвамын укырга