Унҗиденче дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү (дәвамы).

Аллаһы Тәгалә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием», – диде (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Киемнең вазыйфалары Әгъраф сүрәсенең 26 аятендә искә алына: “Әй, адәм балалары, сезгә оят урыннарыгызны каплау өчен һәм зиннәт буларак киемнәр бирдек. Әмма, диндарлык —  киемнәрнең иң күркәмедер. Болар Аллаһының аятьләре, бәлки уйланып гыйбрәт алырсыз”.

Дәвамын укырга

Кайгырырга ашыкмыйк.

Кайгырырга ашыкмыйк. Еш кына Аллаһ кешенең барган юлын ябып куйса, шундук күңел төшә, өмет утлары сүнә. Әмма, Раббыбызның һәр эшендә хикмәт бар. Ибн Әль-Кайим дигән галим : “Әгәр Аллаһ хикмәте белән каршыңда берәр юлны япса, һишиксез, Ул рәхмәте белән синең өчен хәерлерәк булганын ача”, –...

Дәвамын укырга

Уналтынчы дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү.

Динебез ир белән хатынга бер-берсенә кием булып яшәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием» (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Бер-береңә кием булып яшәүне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин. Кемдер: “Киемне киеп туздырасың да, чыгарып атасың, аннан базардан яңасын аласың”, – дип әйтергә...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Дустыңны яратканда сак бул, бәлки беркөн ул сиңа дошман булыр, дошманыңны дошман күргәндә дә сак бул, бәлки беркөн ул сиңа дус булыр”, – диде (Тирмизи риваяте). “Бу хәдистән максат — чиктән ашу ярамый. Дусларның дошман булып китүләре вә дошманнарның дус булулары...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Ләззәтләрне өзүчене(үлемне) күбрәк искә алыгыз!” – диде (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). “Үлемне онытмау вә искә төшереп тору сәбәпле тормышы тар адәмнәрнең теләкләре азаер вә дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать итә башларлар. Ә дөньялары иркен вә бай адәмнәрнең горурлыклары бетәр вә инсафка...

Дәвамын укырга

Раббыбызның безгә биргән нигъмәтләре чыннан да бихисап, җиңел генә сулыш ала алуыбыз да, ашаган-эчкән ризыгыбызны йота алуыбыз да, хәтта эшкәртеп шуны чыгара алуыбыз да, гади көндәлек әйберләр булса да, барысы да Аллаһның нигъмәтләре. Бездән шушы нигъмәтләрне тану, белү, барысын да Аллаһтан икәнен аңлау, алар өчен...

Дәвамын укырга

Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

9.  Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрам булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, – дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз  арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә...

Дәвамын укырга

Әти Әни

Безнең бу якты дөньяга килүебезгә ата-аналар сәбәпче булган. Җил-давылларга тидермичә, ышыклап, авырган вакытларыбыз да төннәрен йокламыйча безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар, безнең ата-аналарыбызга карата булган хакларыбыз бик зур, ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Без бу якты дөньяда яшәгән вакытта аларның разыйлыгын алырга тиешбез, алар...

Дәвамын укырга

      Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә амәнәт итеп тапшырылган нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!”– диде (Тирмизи риваяте). Әманәт – кешегә ышанып тапшырылган нәрсә һәм һәркем аның өчен җавап тотачак. Кайбер кешеләр әманәткә – сиңа вакытлыча сакларга биреп торылган...

Дәвамын укырга

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар. Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә...

Дәвамын укырга