Аллаһы Тәгалә кешегә кечкенә бер әгъза – тел бирде һәм, аны йөгәнләп тору өчен, ике койма – ирен һәм тешләр артына бикләде. Шуңа карамастан, кешегә сөяксез телен тыеп тору җиңел бирелми.
Тел уразасын тотучы буш сүзләрдән, файдасыз бәхәс кылулардан, кешеләр белән әрләшүләрдән, ялган сөйләүдән, бозык сүзләр кулланудан, гайбәтләрдән, каргаулардан, мыскыллап көлүләрдән сакланырга тиеш.
Әгәр кеше тел уразасында дәвамлы булса, ураза гыйбадәте аны тагын да ныгыта. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез уразада булса, бозык сүзләр әйтмәсен һәм үзен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны бер кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: “Мин уразада”, – дисен”, – дип нәсыйхәт кылды (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).
Имам Куртуби: “Әлеге хәдис кешегә уразадан башка вакытларда бозык сүзләр куллану, әдәпсез булу ярый дигәнне аңлатмый. Әмма уразалы вакытта бу эшләр тагы да катгыйрак тыела”, – диде.
Пәйгамбәребез: “Ураза ул ашау һәм эчүдән тыелу түгел, ураза – буш һәм бозык сүзләрдән тыелу”, – диде (Хәким җыентыгыннан).
Кызганыч, күп кенә милләттәшләребез ураза тотуны ашау-эчүне калдыру дип кенә аңлап, олуг гыйбадәтне ач торуга әйләндереп калдыралар. Пәйгамбәребез: “Кем ялган сөйләвен һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһка аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруында ихтияҗ юк», – диде (Ибн Мәҗәһ, Әбү Даут җыентыкларыннан).
Әлбәттә, пәйгамбәребезнең мондый кискен сүзләре безгә: ураза тотып тормагыз алайса, дигәнне аңлатмый. Пәйгамбәребез безне ураза гыйбадәтен сакларга, Раббыбыз каршында әлеге гыйбадәтнең дәрәҗәсен юкка чыгарудан сакланырга чакыра. Әгәр көне буе 18-19 сәгать ураза тотуыбыз Аллаһ хозурында: “Ул көне буе ач йөрде”, – дип кенә язылса, ни үкенеч булыр безгә.
Мәнәви хәзрәтләре бу хакта шулай яза: “Бу хәдис безгә ялган сөйләүнең күп бозыклыкларның нигезе, башлангычы икәнен күрсәтә. Ялган хәтта ширек кылу гөнаһының иптәше булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Потларга табынудан сакланыгыз, ялган сөйләүдән сакланыгыз”, – диде (“Хаҗ”, 30)”.
Газиз дусларым! Аллаһ безгә ураза гыйбадәтен безне ашау һәм эчүдән мәхрүм итәр өчен фарыз кылмады. Ураза гыйбадәте белән без эчебездә утырган нәфсебез-МИНебезнең шәһвәтләрен сындырабыз; телебезне йөгәнләп, аны кирәкмәс сүзләрдән тыябыз; тәнебезнең һәр әгъзасын Аллаһ хәрам кылган яман эшләрдән сакларга өйрәнәбез. Аллаһы Тәгалә: “Аллаһыга сезнең корбаннарыгызның итләре дә, каннары да ирешми. Аңа сезнең тәкъвалыкларыгыз ирешә”, – диде (“Хаҗ”, 37).
Йә, Раббым, ураза тотуларыбызны ач торуга әйләндерүдән сакласаң иде.