Нәрсә ул гыйбадәт?

Гыйбадәтне бер сүз белән әйтсәк, аның мәгънәсе «коллык». Әгәр дә киңәйтебрәк әйтер булсак: «Гыйбадәт – кешенең эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр».

«Ә ничек соң без аның гыйбадәт икәнлеген белдек?» – дип сорар булсагыз, без аларны Аллаһның Коръәненә карап, укып, аңлап һәм Аның илчесе Мөхәммәд ( صلى الله عليه وسلم) кылган һәм әмер иткән эшләренә, аның аңлатмаларына карап белдек, дип әйтәбез.

Гыйбадәт ул – кешенең эчендәге һәм тышындагы гамәлләре дип әйттек. Ә кайсылары соң аларның кешенең эчендәге гыйбадәтләре булып саналалар? Кешенең тышындагы гыйбадәтләре күзгә күренеп торалар. Мисал өчен көненә 5 вакыт намаз уку, Рамазан аенда ураза тоту, бай кешеләр зәкәтләрен фәкыйрьләргә бирүләре һәм хаҗ фарызын үтәүләре, корбан чалу, дога кылу шикеллеләр.

Боларның гыйбадәт икәнлеген бөтен кешеләр дә белә, әгәр берәр намаз укучыдан «Нигә намаз укыйсың?» дип сорар булсаң, ул сиңа «Аллаһы Тәгалә кушкан, шуңа күрә укыймын» дип җавабын бирәчәк. Димәк бөтен гыйбадәтләрне мөэмин-мөселманнар Аллаһы Тәгалә кушканга, әмер иткәнгә күрә һәм Аның газабыннан куртканга үти. Ә хәзер сезгә эчке гамәл-гыйбадәтләр хакында аңлатмалар бирәм. Эчке гамәл-гыйбадәтләрне дә без Коръән белән хәдисләргә карап беләбез. Эчке гамәл-гыйбадәтләр дә тышкылары шикелле бер генә төрле түгел, алар да күп төрле:

  • «Тәвәккәллек».

Татар-мөселман халкы арасында «тәвәккәл» сүзе бик киң таралган. Аны без бүген дә тормышыбызда кулланып яшибез.

Нәрсә соң ул тәвәккәл, аның мәгънәсе ничек?

Тәвәккәл – ул гарәп сүзеннән безнең татар теленә үтеп кергән сүз. Аның татарча мәгънәсе «таяну, таянмак». Ә мөселманнар арасында Аллаһның ярдәменә таянмак, ягъни бөтен файдаларны бирүче дә һәм безгә бернинди зарарларны җибәрмәүче дә Аллаһы Тәгалә Үзе генә дип Аның ярдәменә таяну. Аллаһы Тәгалә каршында тәвәккәл булу, олы гыйбадәтләрдән булып санала. Моңа дәлил – Аллаһ сүзе: «Әгәр мөэмин булсагыз, бөтен эшләрегезне Аллаһыга тәвәккәлләгез (тапшырыгыз)». (Маидә, 23)

Ошбу аятьтән без эшләребезне Аллаһның ярдәменә таянып эшләргә тиешле, Аңарга тапшырырга кирәк икәнебезне аңлыйбыз.

Кеше үзенең алдына бик олы максатлар куя һәм аларны эшли башлар алдыннан кайчагында «мин бу эшне эшли алырмынмы икән?» дип шикләнептә, икеләнептә китә. Кайберәүләр икеләнеп «Минем көчем бу эшне башкарып чыгарга җитми» дип туктап көч табаламыйча тышлыйлар. Ә кайберәүләре Аллаһка тәвәккәләп тотына һәм аны ахырына кадәр ирештерәләр. Чөнки Аллаһ Тәгалә безгә «тәвәккәлләгез» дип әмер бирде, ә Аның әмерен үтәү инде ул гыйбадәт булып санала.

2) Сабырлык.

Сабырлык та эчке гыйбадәтләрнең бер төре булып санала. Аллаһ Тәгалә сабыр итүче кешеләргә әҗерләрне хисапсыз бирермен, дип вәгъдә кыла. Әгәр дә сабыр иткән өчен әҗер буласы безгә аңлашылса ул чагында аның гыйбадәт икәне дә аңлашыла. Мөселманнарга сабыр ит, сабыр бул, дип Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең бик күп аятьләрендә әмер итә. Шуларның бересе:

«Сабыр ит, дөреслектә Аллаһы Тәгалә изгелек кылучыларның савапларын юкка чыгармый». (Һуд, 115)

Ошбу аятьтән без үзебезгә сабыр итәргә фарыз икәнлеген аңлыйбыз. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сабыр итегез дип әмер иткән булса, димәк без дә әмерне үтәргә тиебез. Үтәсәк безнең әҗерләребезне Аллаһы Тәгалә Үзенең каршында саклый, ул гына да түгел, безгә аның өчен хисапсыз әҗерләрне дә бирәчәк.

3) Курку.

Аллаһыдан курку да эчке гыйбадәтләрдән булып санала. Аллаһы Тәгалә моның хакында болай ди:«Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз» (Бәкара, 150)

Ошбу аятьтән Аллаһының Үзеннән генә куркырга тиешле икәне аңлашыла. Әгәр дэ Аллаһы Тәгалә куркырга әмер иткән булса, димәк Аның әмере безнең өчен гыйбадәт булып санала.

4) Өмет.

Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәткә санала. Моның хакында Аллаһы Тәгалә әйтте:

 «Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны өмет итсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен». (Кәһеф, 111)

Җәннәтне бөтен мөселманнар да өмет итәләр. «Өметсез – шайтан» диләр халыкта. Аллаһның коллары җәннәттән башка нәрсәләрне дә, мәсәлән саулык-сәләмәтлек, хәерле бәрәкәтле тормыш һәм бүтән шундый нәрсәләрнең барысын да Аллаһыдан өмет итәләр. Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәтләрдән булып санала.

Шулай итеп, без сезнең белән эчке һәм тышкы гыйбадәтләрнең кайбер төрләре белән таныштык.