Нәсихәт 5

“Кешеләрнең ризалыгы — ирешерлек максат түгел. Шуңа күрә, үзеңә файдалы нәрсәләрне эшлә, сиңа кагылмаган нәрсәләргә кермә. Аллаһ безгә кешеләрнең ризалыгын алуны әмер итмәде. Аллаһының ризалыгын алу әмер кылынды һәм фарыз булды”. Имам Шәфигый.

Кайбер кешегә 100 изгелек кылып та, берсен кылып бетермәсәң, калган 100 онытырга мөмкин. Шуңа күрә, кемгә нинди игелек кылсаң да, Раббыңның ризалыгы өчен кыл, Ул Белүче һәм Рәхмәтледер.