Аллаһ Тәгалә әйтте: “Раббың әмер бирде: Миңа дога белән ялварыгыз, Мин сезгә җавап бирермен”, – дип” (Гафир сүрәсе: 60).
Бу вәгъдәсе белән Раббыбыз безгә догаларыбызны күбрәк кылырга чакыра, безне: “Сез сорагыз, ә җавабы Миннән булыр”, – дип кызыктыра. Кеше никадәр ешрак дога кылса, Аллаһ аны шулкадәр ныграк ярата.
Суфьян Әс-Сәүри: “Әй, бәндәләре арасыннан иң күп сораучыларны Сөюче. Әй, Үзеннән сорамаучы бәдәләренә ачулы булучы. Син генә шундый, Синнән башка андый Зат юктыр, Раббым”, – дигән (Ибн Әби Хәтим риваяте).
Чыннан да җир өстендә әллә нинди мөлкәт ияләре, әллә нинди байлар яши, әмма берсе дә күп сораганны яратмый. Ничек кенә күңеле киң булмасын, юмарт һәм ачык кеше булмасын, бер сорыйсың, ике сорыйсың, өченчесендә: тукта әле, синең оятың бармы, – дия. Без кешеләр шушы хәлдә, әмма галәмнәр Раббысы бәндәләре Үзеннән никадәр ешрак сорасалар, аларны шулкадәр ныграк ярата.
Пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә – оялучан, юмарттыр. Кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла”, – диде. (Әбү Даут, Тирмизи, Ибн Хәббән риваятьләре)