Үзеңә карата яхшы мөгамәләдә булуларын теләсәң…

📝 Нәсыйхәт… Без, нишләптер, кайда гына булсак та, кешеләрдән үзебезгә карата яхшы мөгамәлә көтәбез. Ә үзебез башкаларга карата нинди мөнәсәбәттә? Динебез безне: «Үзеңә карата нинди мөгамәләдә булуларын теләсәң, кешеләргә карата да шундый укмөгамәлә кыл», –дип өйрәтә. Бу кагыйдәгә динебездә төпле дәлил дә бар. Пәйгамбәребез ﷺ: «Үзегезгә теләгәнне кардәшеңә теләми торып иманлы була алмассыз», – дип әйткән
📚(Бохари риваяте). Шуңа да, кардәшләрем,үзеңне ялганлауларын теләмәсәң, үзең дә алдашма.Рәнҗетүләрен, кыерсытуларын теләмәсәң,үзеңдә башкаларны рәнҗетмә. Үзеңә карата золымлык кылуларын теләмәсәң,үзеңдә гадел бул.
Үзебезне үзгәртмичә торып, тирә-якның үзгәрүен көтеп ятудан хәер булмас. Шуңа һәр үзгәрешне үзебездән башлыйк.
«Дөреслектә, Аллаһ бер халыкның (кешеләрнең, милләтнең) хәлен үзгәртмәс, ул кавем үз хәлен үзе үзгәрткәнгә чаклы»
📚(«Рәгыд» сүрәсе, 11нче аять). Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam