Өммәткә файдалы кеше булырга тырыш

 

Бу дөньяда кешеләр үзара аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Кешенең табигате шундый. Әлбәттә, бик күпләр “башкаларга файда китерим,  кешелек җәмгыятендә үземнең якты эземне, яхшы эшләремне калдырыйм” дип,   тырыша. Шулай ук, тирә-ягындагылар белән үзенә кирәк булган өчен генә аралашып, алардан файда күрми башагач, араны өзеп, ярдәме тиярдәй башка кешеләр янына елышучылар да бихисап. Андыйлардан кешеләргә дә, җәмгыятькә дә бер файда да юк. Ә бит динебез безне кешеләргә дә, җәмгыятькә дә файда китерүчеләрдән булырга чакыра. Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын):  “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”, – дип әйткән (Тәбарәни риваяте).

Әлеге хәдис тә безне җәмгыятькә файда китерүче кешеләрдән булырга өнди. Иманы нык бәндәләр бу хәдисне һәрчак истә тоталар, тормышта шуңа нигезләнеп яшиләр.  Уйлап карасаң, кешеләргә файда китерүнең  юллары бик күп. Мөмкинлегең булса, әҗәтле кардәшләребезнең бурычын капла; фәкыйрь-мескеннәргә садака бир;  мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә үз өлешеңне керт;  кайгыга баткан кешенең хәленә  кер –  болар барысы да мөселманнарга файда китерү, мондый изгелекләрне саный башласаң, санап бетергесез. Яраткан пәйгәмбәребез дә (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) кешеләргә файда китерү юлларын үз сәхабәләренә төрле мисаллар ярдәмендә күрсәтеп калдырган һәм файда китерүне садака әҗеренә тиңләгән. Биредә Әбү Һөрәйрәдән килгән бер хәдисне искә төшерү урынлы булыр. Аллаһның илчесе  (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын): «Кеше үзенең тәнендәге һәр буын өчен,  кояш чыккан һәр көнне садака бирергә тиеш. Ике бәхәсләшкән кешене дуслаштырса, ул да – садака (ягъни садака биргәндәгедәй  әҗер-савап булыр),  кешегә  хайван өстенә утырырга булышуы  яки аның кирәк-ярагын куярга ярдәм итүе – садака, яхшы сүз – садака, намазга юнәлгән һәр адым – садака, юлдан кешеләргә клмачаулый торган нәрсәне алып кую да – садакадандыр», – дип әйткән  (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Карагыз, кардәшләрем, һәркем үти алырдай нинди җиңел гамәлләр, кешеләргә ничек җайлы гына файда китереп була икән. Өстәвенә, бу гамәлләрнең әҗере садака биргәнгә тиң  була. Кардәшеңә хәерле сүз әйтүең, аңа яхшы киңәш биреүң дә садака була. Беренчедән, кардәшеңә файда да китерәсең; икенчедән, хәерле кешеләр төркеменнән дә буласың һәм, шулай ук, садака биргәнгә тиң әҗер-савап та аласың. Әмма, ни кызганыч, без  кешеләрнең табигатенә ялкаулык та хас шул: әлеге изгелекләрне эшләргә, барыбер, ирендерә…

Һәрберебез уйлансын иде:  безнең бу өммәткә нинди файда китергәнебез бар соң? Милләтебез, динебез алга китсен дип, нинди файдалы гамәлләр кылганыбыз бар? Өммәтебезгә файда китерүче кеше булып яшибезме яки калганнарның изгелеген өмет итеп кенә ятабызмы?

Һәр мөселман өммәтебезне алга җибәрү бурычын үз өстенә алып, кечкенә генә булса да файда китереп яшәсә, динебез дә, милләтебез дә күпкә алга китәр иде. Көн саен йоклар алдыннан үзебезгә сорау бирергә гадәтләник: “Мин бүген җәмгыятькә нинди файда китердем, берәр кардәшемә ярдәмем тидеме?  Динемне, милләтемне алга җибәрер өчен үземнән өлеш керттемме?”. Чөнки сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): “Сезнең берәрегез кардәшенә файда китерә алса, эшләсен”, – дип әйткән (Мөслим риваяте).

Әйтик, бер җирлектә мөселманнар мәчет-мәдрәсәгә мохтаҗ, ди. Бу хакта ишеткәч, кайбер кардәшләребез: “Мәчет-мәдрәсә төзү өчен бер генә дә мөмкинлегем юк, әнә, байлар төзесен”, –  дип уйлап куяр. Ә инде әле яңа гына сөйләп узган хәдисләргә таянып, “аз гына булса да файдам тисен әле” дип уйлаучы  һәрбер кардәшебез бу хәерле эшкә үз өлешен кертсә (хәтта ул бик кечкенә генә суммада булса да), Аллаһ теләсә, безнең мәчет-мәдрәсәләребез бик тиз арада төзелер иде. Кызганыч, без “байлар бар, шулар төзер әле” дип уйлыйбыз. Әлбәттә,  алар төзерләр. Ә менә син,  мәчет төзелеше өчен иң кирәк вакытта үзеңнән нинди файда китерерсең соң? “Тамчыдан күл җыела” ди  бит халык. Әгәр дә үземнең өлешемне кертим, миннән дә файда булсын дип, динебезне алга җибәрә торган төрле проектларга һәрберебез үз өлешләребезне кертсәк, нинди бәрәкәт булыр иде, кардәшләрем. Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да тәүфыйк-һидәят бирсә, өммәткә файда китерүче мөселманнардан итсә иде. Һәр көнебезне кечкенә генә булса да файдалы эшләр эшләп, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп әйләсен иде. Әлеге язмамны Аллаһының сүзләре белән тәмамлыйм.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә: “Нәфесләре теләгәнчә, кешеләрнең үзара күп сөйләшүләрендә хәер-файда юктыр, мәгәр берәү кешеләрне – мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә өндәсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәсә, әнә шул кешенең сүзләрендә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне берәр мөэмин Аллаһ ризалыгын өмет итеп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез (Ән-Нисә” сүрәсе, 114нче  аять).

 

Раил хәзрәт Файзрахманов